Мәкләр — татар балалар уены.

Мәкләр
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

I вариант үзгәртү

Балалар бер түгәрәк ясап басалар. Уртага бер кыз бала чыга. Түгәрәктә басып торучы балалар белән уртадагы кыз арасында шундый әйтеш башлана:

Кырыйдагылар уртадагы балага:
— Әй, син, матур кыз, мәкне ничек чәчәләр? Уртадагы бала (чәчкән булып):
— Мәкне шулай чәчәләр, мәкне шулай чәчәләр.

Кырыйдагы балалар шул хәрәкәтне кабатлап: «Мәкне шулай чәчәләр», — дип әйтәләр. Уртадагы балага тагын сорау бирәләр:
— Әй, син, матур кыз, ничек итеп үсә мәк?
— Менә шулай үсә мәк, менә шулай үсә мәк (үскәнен күрсәтә).

Кырыйдагылар шул хәрәкәтне һәм сүзләрне кабатлыйлар.
— Әй, син, матур кыз, ничек яфрак яра мәк?
— Шулай яфрак яра мәк, шулай яфрак яра мәк (бармакларын ачып, яфрак яруны күрсәтә)!

Кырыйдагылар аның хәрәкәтен һәм сүзләрен кабатлыйлар.
— Әй, син, матур кыз, ничек чәчәк ата мәк?
— Шулай чәчәк ата мәк, шулай чәчәк ата мәк (кулларын ачып, чәчәк атуын күрсәтә).

Кырыйдагылар аның хәрәкәтен һәм сүзләрен кабатлыйлар.
— Әй, син, матур кыз, мәкне ничек ашыйсың?
— Мәкне шулай ашыймын, мәкне шулай ашыймын (мәк ашаган булып кылана).

Кырыйдагылар шуны кабатлыйлар. Аннан соң уртадагы бала үз урынына бер иптәшен чакыра, ә үзе түгәрәккә аның урынына баса. Уен яңадан башлана.

II вариант үзгәртү

Балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп тезеләләр. Уртага өч-дүрт кыз (алар «мәкләр» була) һәм бер «бабай» баса. Кырыйдагылар бер тарафка әйләнеп җырлый башлыйлар:
— Мәкләр, мәкләр, кызыл мәкләр,
Мәкләр, мәкләр, кызыл мәкләр,
Торыйк, бирсә файда, сорыйк бабайдан.
Бир җавап безгә, бабай.
Бир җавап безгә, бабай:
Чәчикме мәк, чәчикме мәк?

Бабай:
— Чәчегез, балалар.

— Мәкләр, мәкләр, кызыл мәкләр,
Мәкләр, мәкләр, кызыл мәкләр,
Торыйк, бирсә файда, сорыйк бабайдан.
Бир җавап безгә, бабай,
Бир җавап безгә, бабай:
Чәчәк атамы мәк, чәчәк атамы мәк?

Бабай:
— Ата, балалар, ата.

— Мәкләр, мәкләр, кызыл мәкләр,
Торыйк, бирсә файда, сорыйк бабайдан.
Бир җавап безгә, бабай;
Бир җавап безгә, бабай:
Өлгердеме мәк, өлгердеме мәк?

Бабай:
— Өлгерде мәк, рәхим итегез!

Шуннан соң кырыйдагы кызлар килеп уртадагыларны иңбашларыннан тотып селки башлыйлар («мәк койдырталар»).

Чыганаклар үзгәртү