Мәгариф эшчесе (журнал)
Мәгариф эшчесе — айлык фәнни-педагогик журнал. РСФСР мәгариф халык комиссариатының социаль тәрбияләү бүлеге органы. 1926 елның гыйнварыннан 1931 елның гыйнварына кадәр Мәскәү шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 52 саны чыга. Мөхәррирләр – Ибраһим Юманколов, Идрис Агишев.
Мәгариф эшчесе | |
Нигезләнү датасы | гыйнвар 1926 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Мәскәү |
Әсәр яки аның атамасы теле | татар теле |
Гамәлдән чыгу датасы | гыйнвар 1931 |