Муса Җәлил урамы (Белорет)

Муса Җәлил урамы (баш. Муса Йәлил урамы, рус. улца Мусы Джалиля) — Башкортстанның Белорет шәһәрендә урнашкан урам.
Почта индексы 453510. ОКАТО коды 80410000000.

Муса Җәлил урамы
Төбәк Башкортстан
Шәһәр Белорет

Урнашуы

үзгәртү

Муса Җәлил урамы — Белорет шәһәренең[1] Косогорный торак районында (бистә) урнашкан кечкенә урам.

Агыйделнең уңъяк кушылдыгы булган Нура елгасының уңъяк яры буенча сузылган. Шәһәр (Косогорный бистәсе) читендәге бушлыктан башланып, Куприн урамы белән киселештә тәмамлана. Урам башыннан 2002 елда рәсми рәвештә ябылган, 2004 елда сүтелеп алынган Белорет тар колеялы тимер юлы[2] үтә. Кыска урам, Тургенев тыкрыгы, Кыска тыкрык белән кисешә.

Игътибарга лаек объектлар

үзгәртү

Шәхси йортлардан башка игътибарга лаек объектлар юк. Урамнан ерак түгел Нура елгасы аша салынган җәяүлеләр күперенә үтү юлы бар.

Галерея

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  1. Я помню! Я горжусь! Биобиблиографический указатель (отв. ред. Л. В. Кузьмина; сост. Е. Н. Ситнова, И. С. Кореневская). Белорецк: Оникс, 2009.
  2. Атлас городов Республики Башкортостан. Екатеринбург, 2010.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү