Мунчала күле (рус. Мочальное озеро) — Татарстан Республикасының Биектау районында урнашкан күл.

Мунчала күле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Биектау районы һәм Татарстан
Озынлык 0,47 km
Киңлек 0,25 km
Мәйдан 0,08 км²
Күләм 4 кубический километр
Карта

География үзгәртү

Мунчала күле - чыгышы белән карст булган агымсыз сулык. Татарстанның Биектау районы Ювас авылыннан көньяк-көнчыгыштарак Ашыт, Сола, Пөтке елгалары бассейны субүләрендә[1] урнашкан. Су өслеге катлаулы формада. Күлнең озынлыгы 470 м, киңлеге 250 м. Су өслеге мәйданы 8 гектар. Уртача тирәнлеге 3 м. Күлнең ярлары текә, ташлы, террасланган һәм сулык өстеннән 40-60 м га күтәрелә. Төньяк яры исә сөзәк, салмак кына су җыюга сөзәгәя бара.

Гидрология үзгәртү

 

Күлнең күләме 400 мең м³. Җир асты сулары белән тотрыклы тулылана. Суы төссез һәм исез, катылыгы 1 ммоль/л дан кимрәк, минерализациясе 160 мг/л, үтә күренмәлеге 40 см. Суның химик тибы гидробонатлы кальций.

Су яткылыгы ял итү һәм хуҗалык-көнкүреш ихтыяҗлары өчен файдаланыла.[2]1978 елда Татарстан Республикасының табигать һәйкәле дип танылган.[1]

Чыганаклар үзгәртү

Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү