Ачкыч (музыка)
(Музыкаль ачкыч битеннән юнәлтелде)
Музыкаль нотациядә ачкыч (итал. chiave, лат. clavis — ачкыч) — Фа, Соль һәм До ноталарының нота станында урнашуын күрсәтә торган билге. Аңа карата калган ноталар да санала.
Барлык ачкычларны 3 төргә бүлеп була: «соль» ачкычы, «фа» ачкычы һәм «до» ачкычы.