Мугалжар
Мугалжар (каз. Mug'aljar, Мугалжар) — Урал тауларының Казакъстандагы биек булмаган таучыклар рәвешендәге көньяк тармагы. Күпчелек биеклекләр 300 — 400 м дәрәҗәсендә. Иң югары ноктасы — 657 м.
Мугалжардан төньякка Орь, көнбатышка — Эмба елгасы һәм аның кушылдыклары, көнчыгышка Иргиз елгасы ага.