Муа Мартинсон (Хельга Мария Муа-Моа), чын исеме Хельга Свартс; 2 ноябрь 1890 ел — 5 август 1964 ел) — швед язучысы.

швед. Moa Martinson
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Швеция
Туу датасы 2 ноябрь 1890(1890-11-02)[2][3][4][…]
Туу урыны Ворднес[d], Линчёпинг[d], Өстергөтланд[d], Швеция[5][2]
Үлем датасы 5 август 1964(1964-08-05)[2] (73 яшь)
Үлем урыны Сорунда[d], Швеция[5][2]
Ире яки хатыны Һәрри Мартинсон
Язма әсәрләр теле швед теле
Һөнәр төре язучы, журналист
Сәнгать юнәлеше пырлитар әдәбияты[d]
Жанр пырлитар әдәбияты[d]
Бүләкләр
Нинди веб-биттә тасвирланган nordicwomensliterature.net/writers/martinson-helga-maria-moa/
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
 Муа Мартинсон Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Муа Мартинсон 1890 елның 2 ноябрендә Эстерйётландта туган. Әнисе тукучы булып эшләгән.

Үзенең автобиографиясенә таянып язылган романнар сериясенең баш сүзендә Муа Мартинсон: «Минем турыда дөреслек — сезнең турындагы дөреслек, кадерле укучы!» —дип яза . Чыннан, аның авыр бала чагы, яшьлек чоры турындагы китапларында шул чордагы Швециядәге меңнәрчә кешенең язмышы чагыла.

Муа Мартинсонның әдәбиятка юлы гади булмый. Хельга Свартс, соңрак Муа Мартинсон, 1890 елда Эстергётландта туган. Фабрикада эшләгән хатынның « никахсыз» туган кызына бала чактан әллә никадәр газап чигергә туры килә. Мәктәптә уку бик кыйммәткә төшә, чөнки әнисен авыр тормыш бер урыннан икенче урынга куып йөртә. Кызның үз тормышы да җиңел башланмый.

1920 елда ул кияүгә чыга һәм бәләкәй генә авылдаш өйендә яши башлый. Ире эшләгән биш баланы туйдырырга җитми, шуңа яшь хатын бай крестьяннарга эшче булып яллана. Авыр хезмәт тә, көндәлек азык табу, балалар турында кайгырту да аны сындыра алмый . Аның тормышы — бик авыр һәм фаҗигале . Алкоголик ир үз үзенә кул сала, ике баласы фажигале һәлак була. Ләкин Муа бирешми, хәтта авыр чынбарлыкка каршы көрәшергә көч таба . Бөтен буш вакытын ул укып үткәрә. Муа (Хельга) Горький һәм Нексе, Золя һәм Достоевскийны укый. 20 нче еллар уртасыннан башлап, Муа җәмәгать тормышында актив катнаша, гәҗитләр белән хезмәттәшлек итә, очерклар һәм фельетоннар бастыра. Аның сәяси карашлары әле бик тотрыклы булмый, ләкин акрынлап ул коммунистлар партиясенә якынлаша. "Әгәр мин сәясмән булсам, — ди Муа Мартинсон, — бар көчемне коммунистлар партиясына бирер идем, аның сәясәте барысыннан да ныграк минем гомер үткән юлыма тап килә ".

 
One of the textile mills in Norrköping, Förenade Yllefabrikerna, 1953

Иҗаты үзгәртү

20 нчы еллар азагында Муа Мартинс әдәбиятка килә. Үзенең күәтләүче дип ул Мартин Андерсен-Нексены атый. Аның әсәрләре, бигрәк тә «Пелле - басып алучы» романы аңа һуш китердәй тәэсир ясый, һәм ул Нексега үзенең хисләре турында язып җибәрә. Нексе аңа "Дитте, әдәм баласы" романын җибәрә һәм Муага «язышырга җөрьәт» биргән җылы эчтәлекле хат яза. Үзенең беренче әдәби тәҗрибәләре турында язганда, Мартинсон беренче әсәрләрендә ук буржуаз язучылар ялган рәхәтлек корган артында яшерен калырга тансык хәерчелек, ярлылыктан бу корганны алып ташлый, шәфкатьсез чынбарлыкны ачып сала. Ул халыкның чын тормышы турында язарга тиеш икәнен аңлый, китап кызгану тойгысы уятып кына калырга тиеш түгел, ә ярлылыкны булдырган тәртипләрне күрә алмау һәм алардан котылу теләген тудырырга тиеш була . Кайбер буржуаз язучылар авыр тормыш изүендә яшәгән эшче һәм крәстияннәр турында « алар да кеше», дип уйласа, Муа Мартинсон нәкъ эшчеләр барысыннан да бигрәк Кеше дигән югары исемгә лаек, дип исбатлый. Аның фикеренчә, «нечкә хисләр бай һәм укымышлыларның привилегиясы түгел», «эшче хатынның фантазиясе һәм хисләре бай хатынныкы кебек үк, хәтта көчлерәк тә».

Муа Мартинсон геройлары бик сирәк кенә сыйныфлы изүгә каршы актив, оешкан сәяси көрәшкә күтәрелә. Ләкин ул кемнәр дөреслек өчен көрәшә икәнен белә. «Зур кешеләр» исемле очеркта ул фашизмга каршы көрәшергә көч тапкан, җазалаулардан, газаплаулардан курыкмый, кешелекле куркыныч фашизм чиреннән коткару өчен үлемгә баручылар турында яза.

Язучы 1964 елның 5 августында Сорудада вафат була.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Соч.: Du är den enda, Stockh., 1952; Kvinnorna p Kummeisjö, Stockh., 1955; Hemligheten, Stockh., 1959; в русском переводе ‒ Пеленка и цветок, в сборнике: Рассказы скандинавские писателей, М., 1957; Восемь лет спустя, в сборнике: Шведская новелла XIX‒XX вв., М., 1964.
  • Лунгин Л., Глазами ребенка. Рец., «Иностранная литература»,1958, № 10; Oldberg R., Nutids författare, Stockh., 1949; Runnquist ., Arbetarskildrare. Frn Hedenvind till Fridell, Stockh.,1952.