Мостафа Газизев (Мостафа Шакир улы Газизев, 5 октябрь 1923(1923-10-05), Иске Муса, Кырмыскалы районы27 октябрь 2005(2005-10-27) (82 яшь), Уфа, Башкортстан, Россия) — Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1944, 1944). Көнбатыш Украина территориясендә барган сугышларында батырлык күрсәткән.

Мостафа Газизов
Туган 5 октябрь 1923(1923-10-05)
Иске Муса, Кырмыскалы районы
Үлгән 27 октябрь 2005(2005-10-27) (82 яшь)
Уфа, Башкортстан, Россия
Күмү урыны Уфаның Көньяк зираты[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә өлкән лейтенант

Биографиясе үзгәртү

Мостафа Шакир улы Газизов 1923 елның 5 октябрендә (икенче мәгълүматлар буенча 15 октябрдә) Башкорт АССР-ының Уфа кантоны Яңа Муса авылында туган. Татар. Кабак җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң колхозда эшли.

1942 елның мартыннан Кызыл Армиядә. Көнбатыш, Калинин, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтларында сугыша (1-се гвардия танк армиясенең 8-се гвардия механизацияләнгән корпусы, 21-се гвардия механизацияләнгән бригадасы, 69 нчы гвардия танк полкы). Дан орденының тулы кавалеры.

1950 ел — кече лейтенантлар курсын тәмамлый.

1959 елдан отставкада. Уфа шәһәрендә яши һәм эшли.

2005 елның 27 октябрендә вафат була. Көньяк зиратта җирләнгән.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • III дәрәҗә Дан ордены, 10 февраль, 1944 ел
  • II дәрәҗә Дан ордены, 8 май, 1944 ел
  • I дәрәҗә Дан ордены, 23 сентябрь, 1944 ел
  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
  • Кызыл Йолдыз ордены

Чыганаклар үзгәртү