Миңлегөл Сәгадәткирәева

Сәгадәткирәева Миңлегөл Байгуҗа кызы (10 май 1946 ел) — физик, физика‑математика фәннәре докторы (2005), профессор. Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (2006).

Миңлегөл Сәгадәткирәева
Туган 10 май 1946(1946-05-10)[1] (77 яшь)
Кыпчак-Аскар, Әлшәй районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре университет профессоры
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d][1] (2005)

Биографиясе үзгәртү

Сәгадәткирәева Миңлегөл Байгуҗа кызы 1946 елның 10 маенда БАССР-ның Әлшәй районы Кыпчак‑Аскар авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Бала чагыннан бик зирәк булган кызны атасы белән әнисе 8-нче класка Уфага, җөмһүрият 1-нче интернат-мәктәбенә укырга җибәрә. 1963 елда шушы уку йортын тәмамлап, ул Башкорт дәүләт университетының физика факультеты студенты булып китә. 1968 елда укуын уңышлы тәмамлаган яшь белгечне, дәүләт аттестация комиссиясе карары буенча теория һәм эксперименталь физика (ТЭФ) кафедрасына ассистент итеп эшкә калдыралар. Шушы көннән бирле булачак галим үзенең бар көчен, белемен югары квалификацияле математиклар, физиклар, инженерлар тәрбияләүгә юнәлтә.

Галимәнең фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәләре каты матдәләр һәм аларның хәләтен өйрәнүче төрле институтларда, квантлы физика, спектроскопия, квантлы электродинамикада киң кулланыла. Алар Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылу таба. Миңлегөл Байгуҗа кызы Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү инженерлык-физика институты академиклары, галимнәре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ул шулай ук халыкара, Россия күләмендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә еш чыгыш ясый, гыйльми мәкаләләре Россия басмаларында гына түгел, дөнья күләмендә чыккан фәнни журналларда да басылып тора[2].

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2006 ел — Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре;

Чыганаклар үзгәртү

  • Особенности ориентацион фазовых переходов ферромагнетик с наклонно анизотропия //Известия Российской Академии наук. Серия физическая. 2003. К.67. № 7;
  • Спектр магнитог волн магнитны материалов с наклонно анизотропия //Там же. 2004. К.68. № 5.

Искәрмәләр үзгәртү