Михаэ́ль Даль (Майкл Даль) (швед телендә: Michael Dahl; 1659 елның 29 сентябре, Стокгольм, Швеция1743 елның 20 октябре, Лондон, Бөекбритания Корольлеге) —тормышының күпчелек өлешен Англиядә эшләгән швед живописецы, соң инглиз бароккосының иң популяр портретистларның берсе (Готфрид Кнеллер белән беррәттән). Англия королевасы Анна Стюартның сарай яны живописецы, «Роза һәм Таҗ» клубы катнашучысы.

Сурәт
Җенес ир-ат[1][2]
Ватандашлык  Швеция[2]
Туу датасы 29 сентябрь 1659(1659-09-29)[3][4]
Туу урыны Стокһолм, Швеция[3]
Үлем датасы 20 октябрь 1743(1743-10-20)[3][5][4][…] (84 яшь)
Үлем урыны Лондон, Бөекбритания короллеге[d][3]
Һөнәр төре рәссам
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Шәкертләр Георг Энгельхард Шрёдер[d]
Укытучылары Клёккер-Эренстраль, Давид[d]
Активлык урыны Лондон[3]
Сәнгать юнәлеше барокко
Жанр портретная живопись[d][6]
Сурәтләнә Michael Dahl[d]
Әсәрләр җыентыгы Auckland Art Gallery[d], Финская национальная галерея[d], Тейт[d], Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d], Метрополитен-музей[d][7], Национальная портретная галерея[d][6], Амстердамский исторический музей[d], Pollok House[d], Royal Museums Greenwich[d], Национальная портретная галерея Швеции[d], Йельский центр британского искусства[d], Даличская картинная галерея[d], Эрмитаж музее[d], Уэлс милли китапханәсе[d], Гарвардский художественный музей[d], Художественный музей Шверина[d], Аббатство Лакок[d], Британский музей[d], Hereford Museum and Art Gallery[d], Галерея искусств Уокера[d], Abbot Hall Art Gallery[d], Национальный морской музей[d], York Art Gallery[d], Hepworth Wakefield[d], Northampton Museum and Art Gallery[d], Почтовый музей (Лондон)[d], Bank of England Museum[d] һәм замок Уолмер[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Commons Creator бите Michael Dahl
 Михаэль Даль Викиҗыентыкта

Тормышы һәм иҗаты

үзгәртү

Бай булмаган гаиләдә туган, кырыс протестантизм традицияләрендә тәрбияләнгән. Художество белемен Стокгольмда алган, укуын 15 яшендә башлаган. Аның беренче остазы венгр килеп чыгышлы живописец Мартин Ганнибал булган, соңыннан Даль Стокгольмда торган һәм эшләгән һәм анда рух буенча якын живописецлар төркемен җитәкләгән немец рәссамы Давид Клёккер-Эренштральдән өйрәнгән. 1862 елның августында таныш инглиз сәүдәгәр белә Даль Англиягә килә, аннан 1685 елның апрелендә рәссам Европа буенча өйрәнү сәяхәтенә китә, башта Парижга, ә соңыннан – Римга. Италиядә Даль берничә ел уздыра, ә шуннан соң Майнадагы-Франкфурт аша (1688 ел) 1689 елда Лондонга кайта. Бөекбританиядә Даль эшләре тиздән популярлык казана һәм ул Даль иҗатына зур йогынты ясаган сарай яны живописецы Годфри Кнеллердан соң илнең икенче портретисты булып китә. 1696 елдан бирле аның иң эре заказ бирүчеләрнең берсе алтынчы Соммерсет герцогы Чарльз Сеймур булган, аның өчен Даль портрет, ә аннан соң гаиләсенең күпсанлы портретларын ясый; Сомерсетның заказларын Даль 20 ел эчендә башкара. Михаэль Даль шулай ук күп санлы сарай яны инглиз аксөякләре портретларын калдырган. 1705 елда рәссам өйләнә, никахта аның улы һәм ике кызы туа. Рәссам Британия королевасы Анна һәм аның ире Дания принцы Георгның сарай яны живописецы булган. Шулай ук швед монархларының портретларын ясаган: королева Кристинаныкын (1687 елда Римда) һәм Карл XII-некен (соңгысы Грипсхольм кальгасында саклана). Останың Италиядә булуы вакытында королева Кристина Даль эшләре белән Рим папасын Иннокентия XI-не таныштыра һәм папа рәссамны алтын медаль белән бүләкли. Римда Михаэль Даль Кристина йогынтысында католиклык кабул итә.

Галерея

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү

Иҗат сыйфатламалары. Күргәзмә каталогы

Сүзлекләр һәм энциклопедияләр

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү