Михаил Коханович (1908)

совет физиотерапевты

Михаил Васильевич Коханович (25 сентябрь 1908, Варковичи, Минск губернасы — 3 гыйнвар, 1983, Акмәсҗит) — ССРБ физиотерапевты. Медицина фәннәре докторы (1957), профессор (1960).

Михаил Коханович
Туган 25 сентябрь 1908(1908-09-25)
Варкавичы, Слуцк өязе[d], Минск губернасы, Россия империясе
Үлгән 3 гыйнвар 1983(1983-01-03) (74 яшь)
Акмәсҗит, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Иркутск дәүләт медицина университеты
Һөнәре физиотерапевт
Эш бирүче Кырым дәүләт тыйб академиясе[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d] (1957)

Биографиясе үзгәртү

Коханович Михаил Василий улы 1908 елның 25 сентябрендә Минск губернасының Варковичи авылында туган[1].

1929 елдан Белоруссия ССР-ында наданлыкны бетерү буенча эштё катнаша, авыл мәктәбендә укытучы булып эшли. 1936 елда Иркутск медицина институтын тәмамлый, шунын соң авыл табибы булып эшли, ә соңыннан Иркутск шәһәр хастәханәсенең баш табибы була. 1939 елдан разведка батальонының санитария хезмәте начальнигы һәм хәрби-санитар поезд начальнигы була Бөек Ватан сугышы елларында Усолье Сибирское шәһәрендә эвакуация госпиталенең медицина часы начальнигы була[2].

1945 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Бер елдан соң Акмәсҗиткә күченә, биредә Кырым медицина институтында эшли башлый, 1953 елда факультет терапиясе кафедрасы мөдире итеп тәгаенләнә, аны 20 елдан артык җитәкли. Кырым шифаханәләренең һәм ярымутраудагы минераль суларның ревматизмны дәвалауда тәэсирен өйрәнү белән шөгыльләнә. ССРБ-да беренчеләрдән булып ревматизм белән авыручыларны Евпатория шифаханәләрендә дәвалауны тәкъдим итә[3]. 1957 елда Н.И.Пирогов исемендәге 2-се Мәскәү дәүләт медицина институты каршындагы махсуслаштырылган советта «К изучению механизма действия и терапевтический эффективности грязи Слаского озера при лечении больных ревматизмом» темасына диссертация яклап, медицина фәннәре докторы була. Медицина институтында эшләү вакытында медицина фәннәренең бер кандидатын һәм ике докторын әзерли[2].

1964 елдан 1976 елга кадәр Евпатория шифаханәсенең гыйльми җитәкчесе булып тора. Бөтен Союз һәм Украина ревматологлар җәмгыйәтенең президиумына керә.[2].

1983 елның 3 гыйнварында Акмәсҗиттә вафат була[4].

Эшләре үзгәртү

  • Курортное лечение подростков. 1962
  • Минеральные воды Крыма. Их лечебное значение. 1964
  • Минеральные воды Крыма: их лечебное значение. Симферополь, 1964. 174 с.
  • Некото­рые вопросы механизма действия гря­зи. Актуальные вопросы эксперимен­тальной и клинической физиотерапии и курортологии // Тр. Крым. мед. ин-та. 1971. № 3 (соавтор)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Кантур Т. В. (2014). Коханович Михайло Васильович.
  2. 2,0 2,1 2,2 Профессора Крымского федерального университета им. В. И. Вернадского: В 3-х т. Т. 2 2020 елның 6 май көнендә архивланган. / Крымский федеральный университет им. В. И. Вернадского; авт.-сост.: А. А. Непомнящий, Д. А. Ломакин, В. А. Грушецкая и др. — Белгород : КОНСТАНТА, 2018. — 428 с.
  3. Засновники та визначні діячі курортів України / за ред. Лободи М. В. — Київ: Денеб, 2011. — Б. 58. — 176 б.
  4. Кантур Т. В. (2014). Коханович Михайло Васильович.