Мисс Бейкер
Мисс Бейкер (ингл. Miss Baker; 1957 29 ноябрь 1984) - саймири ана маймылы, ана маймыл макак-резус Эйбл (Able) белән бергә 1959 елның 28 маенда Канаверал борыныннан космоска очырыла[1].
Мисс Бейкер | |
ингл. Miss Baker | |
Это организм таксона | Обыкновенная беличья обезьяна[d] |
---|---|
Туу датасы | 1957 |
Туу урыны | Икитос, Перу |
Үлем датасы | 29 ноябрь 1984 |
Үлем урыны | Америка Кушма Штатлары |
Үлем төре | табигый үлем[d] |
Җирләнгән урыны | U.S. Space & Rocket Center[d] |
Һөнәр төре | Животные в космосе |
Мисс Бейкер Викиҗыентыкта |
Биографиясе
үзгәртүМаймыллар исән-имин җиргә төшәләр. Очыш суборбиталь була, һәм алар космостан җиргә кайткан беренче маймыллар булдылар. Эйбл җиргә төшкәч үк үлә: табиблар аның урнаштырылган датчикларын алып ташлаганда, ул анестезияне күтәрә алмый. Бейкер 1971 елга кадәр Флоридадагы хәрби-диңгез аэрокосмос үзәгендә (Naval Aerospace Medical Center; Pensacola) яши[2], ә аннары Америка ракета — космос үзәгендә (Хантсвилл, Алабама), анда ул музей кунакларын күңел ача һәм мәктәп укучыларыннан көненә 100—150 хат ала[3][4]. Бейкер 1984 елга кадәр яши һәм 27 яшендә вафат була[5][6][7].
Дан
үзгәртүМисс Бейкер Life журналының тышлыгында 1959 елның 15 июнендә күренә. 1962 елда никахлашу тантанасы була, һәм мисс Бейкер Олы Джордж исемле приматның хатыны була[8]. Зур Джордж 1979 елның 8 гыйнварында вафат була, ә өч айдан соң ул Норман исемле приматның хатыны була. Мисс Бейкер ак туй күлмәген кияргә теләми, аны ерта[9][10]..
Аның космоска очуының 25 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, аны яраткан ризыклары-җиләк, бананлы желатин, меңләгән кешеләрнең озак еллар теләкләре белән бергә сыйлаганнар[11].
Бейкер бик озак яши һәм бөер җитешсезлегеннән үлә. Очыштан соң ярты гасыр узгач та, рәхмәтле табынучылар чәчәкләр урынына кабер өстенә банан калдыралар[5][12].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Miss Baker. Find a Grave. 2011-09-14 тикшерелгән.
- ↑ Little Miss Baker Back in Spotlight, Tuscaloosa News (1982-05-28). 14 сентябрь 2011 тикшерелде.
- ↑ Greenfieldboyce, Neil (2009-05-28). After 50 Years, Space Monkeys Not Forgotten. 2011-09-14 тикшерелгән.
- ↑ 20th Anniversary U.S. Space and Rocket Center(ингл.). — USSRC, 1990.
- ↑ 5,0 5,1 NASA marks 50th anniversary of monkeys Able and Miss Baker in space. The Huntsville Times (2009-05-28). 2011-09-14 тикшерелгән.
- ↑ Space Monkey Marks Birthday, Tuscaloosa News (1977-06-30). 14 сентябрь 2011 тикшерелде.
- ↑ Memorial Set for Miss Baker, (Florence/Sheffield/Tuscumbia/Muscle Shoals) Times Daily (1984-12-02). 14 сентябрь 2011 тикшерелде.
- ↑ Windham, Kathryn Tucker. Alabama, One Big Front PorchКалып:Ref-und. — NewSouth Books, 2007. — С. 168.
- ↑ Burgess, Colin. Animals in Space: From Research Rockets to the Space Shuttle(ингл.). — P. 134—141.
- ↑ Monkeys Wed at Huntsville, Rome (Georgia, U.S.) News-Tribune (1979-04-11). 14 сентябрь 2011 тикшерелде.
- ↑ Miss Baker A-OK, (Florence/Sheffield/Tuscumbia/Muscle Shoals) Times Daily (1984-05-29). 14 сентябрь 2011 тикшерелде.
- ↑ After 50 Years, Space Monkeys Not Forgotten. National Public Radio. 2015-06-21 тикшерелгән.(ингл.)