Мирна Юкич (хорв. Mirna Jukić; 9 апрель 1986 ел) — хорват чыгышлы Австрия йөзүчесе, Олимпия уеннарының бронза призеры. Дөнья чемпионатларының өч тапкыр бронза призеры (ике тапкыр 50 метрлык бассейнда һәм бер тапкыр кыска сулы бассейнда йөзү буенча), Аурупа чемпионатларының күп тапкырлар җиңүчесе.

Мирна Юкич
Туган 9 апрель 1986(1986-04-09)[1] (37 яшь)
Нови-Сад, Югославия Социалистик Федератив Республикасы[2]
Ватандашлыгы  Австрия
Һөнәре йөзүче
Кардәшләр Dinko Jukić[d]

 Мирна Юкич Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Мирна Юкич 1986 елның 9 апрелендә Югославиянең Нови-Сад шәһәрендә (хәзер Сербия) туган һәм хорват Вуковарында үскән.

1991 елның ноябрь аенда аларның гаиләсе Загребка күченеп килә, һәм Мирна 1996 елда атасының кулы астында «Младост» спорт клубында шәгыльләнә башлый. Аның туганы Дико Кич та халыкара дәрәҗәсендәге йөзүче була.

1999 елда Юкичлар Венага күчеп киләләр, шул ук елда Мирна Австрия гражданлыгын кабул иткән.[3]

Карьерасы үзгәртү

2008 елда Пекин Олимпиадасында Мирна 100 метрга брасс белән йөзүдә 1.07,34 нәтиҗәсе белән өченче урын яулаган һәм бронза медаль белән бүләкләнгән. Ул шулай ук 200 метрга брасс белән йөзүдә катнаша. Бер елдан соң үткәрелгән дөнья чемпионатында ул ике йөз метрлы дистанциядә бронза медаль яулаган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.lequipe.fr/Natation/AussiFicheAthlete3500000000023929.html
  2. 2,0 2,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #1025261259 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  3. Mladen Pleše. Željko Jukić: 'Za plivačke treninge od moje Mirne u Zagrebu su tražili 16.000 kuna mjesečno' (хорватский) (21 August 2002). 3 июль 2012 тикшерелде. 2012 елның 24 март көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-03-24, retrieved 2022-04-18