Мирас (спорт-сәламәтләндерү комплексы, Әлмәт)

Әлмәт шәһәрендә спорт-сәламәтләндерү комплексы

МирасӘлмәт шәһәрендә спорт-сәламәтләндерү комплексы. «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексы эшчәнлеге спорт, физкультура-сәламәтләндерү һәм ял хезмәтләре күрсәтүгә юнәлдерелгән.

«Мирас (спорт-сәламәтләндерү комплексы, Әлмәт)» ,
Төр
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексы муниципаль автоном учреждениесе
Нигезләнгән 2019 ел[1]
Штаб-фатир Әлмәт, Татарстан

Урнашуы үзгәртү

Әлеге спорт-сәламәтләндерү комплексы Әлмәт шәһәренең үзәгендә урнашкан. Адрес: Әлмәт шәһәре, Шевченко урамы 55.

Тарих үзгәртү

Барлыкка килү тарихы: 2019 елның 19 ноябрендә Әлмәттә «Мирас»спорт корылмасы ачыла. Спорт-сәламәтләндерү комплексы 50 метрлы бассейннан, балалар бассейныннан, коры йөзү залыннан һәм тренажер залыннан тора. Комплексның гомуми мәйданы 12 мең кв. метр тәшкил итә.

12 мең кв. метрдан артык мәйданлы зур өч катлы комплекс төзелеше бер елдан аз гына күбрәк вакыт эчендә башкарыла. «Татнефть» зур финанс ярдәме күрсәтте, аның акчасына төп һәм балалар бассейннары касәләре, су чистарту һәм әзерләү системасы (су бөтен дөнья стандартларына туры килә), шулай ук якын-тирә территорияне төзекләндерү эшләре башкарыла.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты, 4 тапкыр олимпия чемпионы, күп тапкыр дөнья, Европа һәм дөнья рекордсмены, СССРның атказанган спорт мастеры Владимир Сальников, ветераннар, шәһәр һәм районның мактаулы кешеләре, спортчылар һәм кунаклар-министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, депутатлар һәм район башлыклары катнашкан.

Бина үзгәртү

«Мирас» ның беренче катында өлкән буын кешеләре өчен махсус яшь гиподинамиясе вакытында хәлсезләнгән мускулларның төркемнәрен торгызуга һәм күнегүләренә басым ясалган тренажерлар сатып алынган. Залда бер үк вакытта 60 кеше шөгыльләнә ала.

Универсаль спорт залында баскетболчылар, волейболчылар, гандболчылар һәм мини-футбол уенчылары шөгыльләнә ала.

Халыкара стандартлар буенча төзелгән һәм иң югары дәрәҗәдәге ярышларны кабул итәргә әзер ун юллы зур бассейн. Бассейн ирекле йөзү, синхрон йөзү, су полосы, дайвинг һәм фридайвинг белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән.

Кече бассейн 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларны йөзүгә өйрәтү өчен исәпләнгән.

Комплекс хезмәтләре үзгәртү

  • 50 метрлы бассейн
  • Балалар Бассейны
  • Тренажерлар залы
  • Актив озын гомер үзәге
  • Өстәл теннисы
  • Волейбол
  • Баскетбол
  • Мини-футбол
  • Балалар бүлмәсе
  • Фин сауна
  • Вело-студия
  • Аква-аэробика
  • Йөкле хатын-кызлар өчен Фитнес
  • Йога
  • Пилатес
  • Зумба
  • Фитнес 50+
  • Дөрес туклану кафесы

Чыганаклар үзгәртү

  1. "Мирас" сайты.