«Минзәлә иле»1917 елда Минзәлә шәһәрендә чыга башлаган газета, совет хакимияте ягында була.

«Минзәлә иле»
Формат

кечкенә кулда, атнага 1-2


Нәшер итүче

Минзәлә өязе Мөселман эшләре комиссариаты

Мөхәрир

Шакирҗан Хәмиди,
Фатих Айдашев
Әхәт Хәмиди

Нигезләнгән

1917

Сәяси тараф

большевиклар

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

?

Төп офис

Минзәлә

Тарих үзгәртү

Беренче саны 1917 елның 10 октябрендә басыла. Аның иң баштагы лозунгы «Көрәшүдә генә табарсың үз хакыңны, тартыш!» булса, соңрак, ул комиссариат газетасына әйләнгәч, «Берләшегез, бөтендөнья эшчеләре» дигән шигаре белән чыга башлый. Әйтергә кирәк, «Минзәлә иле» газетасы шул чорда чыккан өяз газеталарының иң алдынгысы була, хәтта күпчелек губерна газеталарын да уздыра. Татар телендә кыска, аңлаешлы итеп язган беренче матбугат чарасы шул була.

Нашире – Минзәлә өязе Мөселман эшләре комиссариаты, мөхәрирләре – Шакирҗан Хәмиди, Фатих Айдашев һәм Әхәт Хәмидиләр.

Чыганак үзгәртү

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «Минзәлә иле» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.