Мийна Хярма
Мийна Хярма (эст. Miina Härma; 1935 елга кадәр — Мийна Херман; 1864 елның 9 феврале — 1941 елның 16 ноябре) — эстон композиторы, органист, хор дирижёры.
Мийна Хярма | |
---|---|
Туган телдә исем | эст. Miina Härma |
Туган | 9 февраль 1864[1] Kõrveküla[d], Тарту[d], Тартумаа[d], Эстония |
Үлгән | 16 ноябрь 1941[1] (77 яшь) Тарту |
Күмү урыны | Раади зираты[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе Эстония |
Әлма-матер | Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе[d] |
Һөнәре | дирижёр, композитор, хоровой дирижёр, музыка педагогы, әргәнче |
Тормыш юлы һәм иҗаты
үзгәртүМийна Хярма укытучы һәм музыкант гаиләсендә туа. Мәктәпкә Тартуда йөри. 15 яшьтән башлап фортепиано уены һәм композиция дәресләрен Эстония композиторы һәм әдәбиятчысы Карл Август Херманнан (туганы түгел) ала.
1883 елдан 1890 елга кадәр Мийна Хярма Санкт-Петербург консерваториясендә органга (Луи Гомилиуста) һәм композициягә өйрәнә. Укуын тәмамлагач, ул Санкт-Петербургта кала. Анда музыка укытучысы һәм органистка булып эшли. Чит илләрдә дә концертлар белән чыгыш ясый.
1894 елда Тартуга кайта. Анда органистка булып эшли һәм дәрәҗәле катнаш хорга нигез сала (1920 елдан «Miina Hermanni Lauluseltsi segakoor»).
1903 елдан 1915 елга кадәр Кронштадтта яши, анда нигездә музыкаль педагог булып эшли. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында ул кире Тартуга кайта. 1917 елда ул хатын-кызлар гимназиясендә музыка укытучысы була, анда 1929 елга кадәр эшли. Шул үк вакытта ай саен чыга торган «Eesti Muusika Kuukirja» журналының баш мөхәррире һәм «Тарту музыка сәнгате ассоциациясе» (эст. Tartu Helikunsti Selts) рәисе була[2][3]. 1919 елда башка музыкантлар белән бергә Тартуда Югары музыка мәктәбенә нигез сала. 1939 елда ул Тарту университетының мактаулы докторы итеп сайлана һәм Таллин консерваториясенең мактаулы профессоры була[4].
Мийна Хярма Тартуда үз үлеменә кадәр яши. Раади зиратында җирләнгән. 1965 елда Эстония скульпторы Александр Эллер аның каберенә граниттан кабер таш куя[5].
1917 елдан бирле Мийна Хярма укыткан Тартудагы Хатын-кызлар гимназиясе (Яан Тыниссон ур., 3) 1964 елдан аның исемен йөртә[6]. 1984 елда гимназия каршында аның һәйкәле куела. 2014 елда Мийна Хярманың 150 еллыгына багышланган Эстония евросының истәлекле тәңкә чыгарыла.
1999 елда язма һәм онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча төзелгән XX гасыр Эстониянең 100 бөек эшлеклесе исемлегенә кертелә[7].
Музыкаль әсәрләр
үзгәртүМийна Хярма Эстониянең музыкаль тормышында актив катнашучы буларак кына түгел, барыннан да элек Эстониянең җыр бәйрәмнәрендә хор җитәкчесе буларак һәм композитор буларак та билгеле. Ул лирик тон белән аерылып торган 200ләп хор әсәре иҗат иткән. Моннан тыш, ул хорлар өчен өч җыр китабы, ун каватин, «Калев һәм Линда» кантатасы (1895), берничә танылган халык җырлары эшкәртүе һәм «Murueide tütar» зингшпиле (1902) язган[8].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #1031484892 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ Leida Kalling-Kant, Miina Härmaga enne ja nüüd, Tulimuld nr 1, 1964, lk 29
- ↑ Leida Kalling-Kant, Miina Härmaga enne ja nüüd, Tulimuld nr 1, 1964, lk 29
- ↑ Eesti elulood.
- ↑ Miina Härma (1864-1941) haud, archived from the original on 2021-01-18, retrieved 2021-05-08
- ↑ Kooli ajaloost. әлеге чыганактан 2010-01-29 архивланды.
- ↑ Sajandi sada Eesti suurkuju / Koostanud Tiit Kändler. — Tallinn: Eesti Entsüklopeediakirjastus, 2002. — 216 lk. ISBN 998570102X.
- ↑ Artur Vahter, Miina Härma, lk 149 – 153, Tallinn: Eesti Raamat, 1971