Мелпо Логотети (гр грек. Μέλπω Λογοθέτη ), иренең фамилиясе белән Мелпо Мерлье ( грек. Μέλπω Μερλιέ ; 1889, Ксанти - 1979, Афина ) -XX гасырның грек музыка белгече һәм фольклорчысы.

Мелпо Мерлье
Туган 1889
Ксанти[d]
Үлгән 3 ноябрь 1979(1979-11-03)
Афин, Греция
Ватандашлыгы  Греция
Әлма-матер Сорбонна[d]
Һөнәре музыка белгече
Җефет Октавий Мерлье[d]

«Музыкальные архивы Традиции» (Μουσικά Αρχεία της Παράδοσης) һәм «Центр Малоазийских исследований» (Κέντρο Μικρασιατικών Σπουδών) җәмгыятьләренә нигез салучы.

Биография үзгәртү

Мелпо Мерлье 1889 елда Ксанти шәһәрендә грек табибы Мильтиад Логотетис гаиләсендә туган.

Бала чагы, яшьлеге Константинопольдә уза. Ул Константинопольдәге Заппас асыл кызлар интернатында укый, анда аның фортепиано укытучысы София Спануди була. Әтиләре үлгәч, гаилә Женевага күченә, һәм Мелпо шунда консерваториядә укый.

Балкан сугышларыннан соң Грециягә кайта, 1913 елда Мелпо төрле грек шәһәрләрендә, Константинополь һәм Мисырда концертлар бирә. Пирей консерваториясенә укытучы итеп билгеләнә.

1916 елда "Бетховен тормышы" әсәрен иҗат итә һәм бастыра.

Франция үзгәртү

Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, Франциягә китә һәм Сорбоннаның хәзерге грек теле һәм филологиясе факультетына укырга керә. Биредә аның укытучысы француз эллинисты Губерт Пернот (1870-1946) була. 1921 елда ул Сорбоннада грек теленнән лектор итеп билгеләнә. Мерлье гаиләсенең дусты грек тарихчысы Д.Фотиадис фикеренчә, Мелпо пианист булырга хыялланган. [1] :В-105 .

Музыка белгече үзгәртү

1922 елның җәендә, демотик (халык) җырларын туплау өчен, Мелпо Логотети Румелиягә (Урта Греция) килә[2] . Монда аңа фольклорчы Димитрис Лукопулос ярдәм итә (1874-1943).

Мелпоның әлеге сәфәрендә җыелган материаллары соңрак 1931 елда "Историческая и Фольклорная библиотека» «Общества распространения полезных книг» сериясендә «Румелия җырлары» дигән исем астында басылып чыга.

96 битле китапта кереш сүз, һәр җырның тексты һәм көе бар [3] .

Мерлье үзгәртү

Мелпо Франциягә кайта һәм грек демотик (халык) җыры буенча диссертация әзерли башлый. Бу чорда үзеннән 8 яшькә кече булган француз филологы Октавий белән таныша. 1923 елда Мелпо Мерльега кияүгә чыга, иренең фамилиясе белән таныла. Һаврдагы лицейда 2 ел укыта. 1925 елда ул Афинадагы Франция институты директоры итеп билгеләнә һәм алар Грециягә күченә.

Музыка архивы үзгәртү

1929 елда Грециягә Перно килә, фонограммага традицион грек музыкасын язу өчен, ул Мелпо белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим ясый.

Бу максат өчен башлангыч "Демотик җыр җәмгыяте» («Общество демотической песни» оештырыла һәм Париж университеты белән килешү төзелеп, контрактка кул куела.


Грециянең башка зыялылары белән хезмәттәшлектә Мелпо Мерлье 1929 елдан 1931 елга кадәр 660 халык җыры белән 220 фонограмма коллекциясен җыя [4].

1930 елда ул "Музыка һәм фольклор архивы"н, аннары 1933 елда"Кече Азиянең фольклор архивы"н оештыра.

 
"Октавий һәм Мелпо Мерлье - Кече Азияне өйрәнү үзәге"нә керү
 
Плак кварталындагы "Кече Азия тикшеренүләре үзәге" бинасы, Афина Акрополы һәм элеккегерус илчелеге чиркәве каршында урнашкан.

Хезмәтләре һәм махсус басмалары үзгәртү

    • Песни Румелии (Μέλπω Μερλιέ, Τραγούδια της Ρούμελης, 1931).
    • Музыкальная традиция в Греции (Μέλπω Μερλιέ, Μουσική παράδοση στην Ελλάδα, δοκίμιο, 1935 (επίσης Μουσική Λαογραφία)
    • Очерк о греческой народной музыке (Μέλπω Μερλιέ, Essai d’un Tableau du Folklore Musical Grec, 1935.)
    • Последний эллинизм Малой Азии (Οκτάβιος και Μέλπω Μερλιέ, Ο τελευταίος ελληνισμός της Μικράς Ασίας. Έκθεση του έργου του Κέντρου Μικρασιατικών Σπουδών (1930—1973). Κατάλογος. Με πολλές εικόνες και χάρτες εκτός κειμένου, 1974).

Сылтамалар үзгәртү