Чек - аны бирүченең билгеле сумманы кемгәдер бирүе (түләве) турында банкка күрсәтмә бирүен раслаучы акча документы. Чеклар акча һәм исәп-хисап чеклары дигән төрләргә бүленә. Акча чегы белән банктан акча алалар. Чеклар махсус чек кенәгәләре итеп төпләнәләр һәм алдан ук аларның сан тәртипләре теркәлеп куела. Чекта банкның атамасы, исәп-хисап счетының саны, чек иясенең исеме язылган була. Чекны тутырганда аның арткы ягына алынырга тиешле сумманың нинди максатка тотылачагы (мәсәлән, хезмәт хакы түләүгә, командировка чыгымнарына һ.б.) күрсәтелә. Алынырга тиешле сумма чекта баш хәрефтән башланган язма рәвешендә язылырга тиеш. Кагыйдә буларак, чек кассир исеменә языла. Исәп-хисап чеклары махсус бланкта тутырыла һәм чек бирүченең счетыннан кемгәдер мәгълүм сумманы түләү турында банкка бирелгән күрсәтмә вазифасын үти. Исәп-хисап чеклары кулга акча бирмичә исәп-хисап ясау өчен кулланыла. Моңардан тыш ордер чеклары да була. Аларда аны икенче затка бирү турында язма (индоссамент) булса, алар бер чек иясеннән икенчесенә күчерелә алалар. Чек кредит бирү вазифасын үтәүче чара була алмый, аның буенча чекны банкка тапшырганда гына түләнә һәм гамәли вакыты чикләнгән була.