София Гисберг (швед. Sofia Gisberg; 18541926) — тукыма буенча швед рәссамы һәм скульпторы.

Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Швеция[1]
Туу датасы 16 ноябрь 1854(1854-11-16)[2][3]
Туу урыны Сундсвалль[d], Швеция[2][3][4]
Үлем датасы 3 гыйнвар 1926(1926-01-03)[2][3][5] (71 яшь)
Үлем урыны Ваксхольмс[d], Ваксхольм[d], Стокһолм ләне[d], Швеция[2][3][5]
Әһәмиятле кеше Агнес Брантинг[d][6][3], Amelie Brandt[d][3] һәм Энни Фрихольм[d][3]
Һөнәр төре дизайнер, Q51953422?, художник по текстилю, укытучы, сынчы
Укытучылары Керстин Кардон[d][3]
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
Әсәрләр җыентыгы Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
 София Гисберг Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

София Гисберг 1854 елның 16 ноябрендә Сундсваллдә сәүдәгәр Пер Даниэль Гисберг һәм аның хатыны Абрамина Элизабет Таксберг гаиләсендә туган.

София 1877-1886 елларда Стокгольм шәһәрендә Констфакның һөнәр мәктәбендә дизайн буенча белем ала, аннары укытучы булып китә. Шулай ук ул рәссам Керстин Кардонның сынлы сәнгать мәктәбенә йөри. Күпмедер вакыт Стокгольмда Centraltryckeriet типографиясендә литограф сыйфатында эшли.

 
Сундсваллдә Vängåvan паркында София Гисберг эшләгән сын белән фонтан

Скульптор буларак, София Гисберг берничә билгеле эш ясый. Аларның берсе — Сундсваллдә Венгаван паркында фонтан үзәгендәге сын (1886 ел, & CG Bolinder' механик остаханәсендә коелган). Ул 1884 елда F. Beck & Son, тышлау компаниясе белән хезмәттәшлек итә, анда тиредән нечкә эшләр башкара. Гисберг Handarbetets vänner Ассоциациясе әгъзасы булып тора һәм күпмедер вакыт аның идарәсе әгъзасы була. Австрия һәм Германиядә танышу сәфәрләре кыла.

Швеция һәм чит илләрдәге күргәзмәләрдә катнаша, 1897 елда Стокгольм Нәфис-сәнәгать күргәзмәсендә жюри әгъзасы була. 1894 елда Чикаго күргәзмәсендә бүләккә лаек була. 1901 елның сентябрендә София Гисберг Швециянең Әдәбият һәи сәнгать медале белән бүләкләнә.

Аның эшләрен Стокгольмда Швеция Милли музеенда күрергә мөмкин.

София Гисберг 1926 елның 3 гыйнварында Ваксхольм мәхәлләсендә вафат була.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү