Подкаст (инг. podcasting) сүзе Apple ширкатенең iPod исемле MP3 уйнаткычларыннан килә. Подкаст технологиясе, кыскача әйткәндә, шуннан гыйбәрәт: MP3 форматында язылган радиотапшырулар интернет аша үзеннән-үзе сезнең санакка йөкләнелә. Сез үзегезгә уңайлы вакытта теләгән тапшыруыгызны тыңлый аласыз. Моның өчен йөкләү программасы һәм MP3 уйнаткыч кына кирәк.

Подкаст
Нәрсәнең сәбәбе Интернет
Тарату төре санлы йөкләү[d] һәм мультимедиа агымы[d]
URL сервера Мастодона podcasts.social
 Подкаст Викиҗыентыкта
RSS логотибы, гомүми буларак, подкастны билгеләү өчен кулланыла.

Эшләү тәртибе үзгәртү

Подкаст RSS технологиясенә нигезләнгән. Тапшыру эфирда яңгыраганнан соң, MP3 форматындагы язма сайтка урнаштырыла, ә тапшыруның исеме һәм адресы күрсәтелгән хәбәр RSS агымында пәйда була. Сезнең санакта урнаштырылган подкаст йөкләүче махсус программа яңартуларны даими тикшереп тора һәм яңа язма табылу белән аны сезнең санакка йөкли. Сез бу язманы санакның үзендә яисә берәр кесә җайланмасына (MP3 уйнаткыч, кесә телефоны йә кесә санагына) күчереп тыңлый аласыз.

Программалар үзгәртү

iTunes үзгәртү

Подкаст технологиясенең башында торган һәм куллануда иң уңай програмның берсе – iTunes дип атала. Аны санакка урнаштырганнан соң, сезне кысыксындырган каналларга язылырга кирәк. Бер көйләп куйганнан соң iTunes программасы iPod уйнаткычларына язмаларны автоматик рәвештә үзе күчерә. Хәтерне тутырмас өчен, программа иске язмаларны сөртеп бара ала.

iPodder үзгәртү

Санак белән дусрак булган кулланучылар iPodder программасын сайлый ала. Аның мөмкинлекләре тагы да күбрәк. Әйтик, анда яңартуларны тикшерү вакытын төгәл билгеләп куеп була. Бу программа Windows белән бергә җигелә һәм сиздермичә генә үз эшен башкара.

Программаларның икесе дә бушка таратыла.

Сылтамалар үзгәртү