Онхоцеркоз тудыргычы («елга» сукырлыгы) — гельминт Onchocerca volvulus. Таратучысы гадәттә гел арадаш хуҗа була, ул кара чебен Simulium spp., ул тиз агып торган суда үрчи. Личинкалар чебен тешләгәндә тәнгә үтеп керә, аннары җитлеккән зат үсеш ала һәм берничә ел эчендә миллионлаган микрофилярияләр бүлеп чыгара (рәс. 24.33, 24.34а). Wolbachia (рикетсия) микрофилярия тышчасында симбиозда яши һәм гельминтларның ана затларының үрчемлегендә мөһим роль уйный. Бактерияләрнең липополисахаридлы эндотоксин чирнең патогенезында мөһим роль уйный ала һәм кайбер авыруларда дәвалануга җавап итеп халәтнең начарлану сәбәбе була ала. Онхоцеркозның эндемик өлкәләре Көнбатыш, Үзәк һәм Көнчыгыш Африка, Үзәк һәм Көньяк Америка, Судан һәм Йеменның кечкенә өлкәләре санала. Бу өлкәләрдә 17,7 миллион кеше зарарланган, күбесенең чирнең субклиник барышы була, шулай да аларның 270 меңе сукыр һәм 500 меңе күрү начарлануын билгели.

Онхоцеркоз
Сурәт
Саклык белгечлеге инфектология[d] һәм тропическая медицина[d]
Симптомнар лимфоденит[d], сукырлык, тимгел, nodule[d], Депигментация[d] һәм Лихенизация[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару ивермектин[d][1] һәм ивермектин[d][2]
Авыру тудыргычны тапшыру процессы insect borne transmission[d][3]
ICD-9-CM 125.3[4]
NCI Thesaurus идентификаторы C34861[4]
 Онхоцеркоз Викиҗыентыкта

1.   Билгеләре

•      Иң еш очраган күренеше - кычыту, аннан соң макулопапулез тимгел, ул ешрак утраксаларда һәм очлыкларда барлыкка килә (рәс. 24.34б).

•      Балтырда тимгел озак булса гипо- һәм гиперпигментация өлкәләре барлыкка килә («каплан» тиресе — рәс. 24.34в).

•      Вакыт белән тире калыная ала, аның өстендә өзлексез тырмалау нәтиҗәсендә җыерчыклар барлыкка килә («кәлтә» тиресе — рәс. 24.34г).

•      Сөякле чыгынтылар өстендә (рәс. 24.34д) һәм баш тиресендә - инкапсуляцияләнгән гельминтлардан торган тире асты төерләре (онкоцеркома) була.

• Кайвакыт хроник лимфа тоткарлыгы өчен лимфа төерләре шактый зурая.

2.     Дәвалау. 12 мг ивермектин елга бер тапкыр кабул итәләр. Дару тиредәге филярия санын тиз киметә, ләкин йогынты берничә ай гына дәвам итә, аннан соң филярия саны башлангыч күләменнән ел дәвамында 20% яки аннан да күбрәккә җитә. Бу трансмиссив тапшыру дәвамы өчен җитәрлек. Хәзерге вакытта чирне дәвалау өчен яңа ысуллар эшләнә.

Офтальмологик күренешләре. үзгәртү

Алгы камера сыекчасында микрофилярияләр, алгы увеит, кератит һәм хориоретинит.

Онхоцеркозны җепсыман Onchocerca volvulus, суалчан китереп чыгара, ул чебен (Simulmm) тешләгәндә күчә, шуннан соң миллионлаган суалчаннар (микрофилярияләр) кешенең бөтен организмы буенча тарала (24 нче бүлекне кара).

Ачыклау үзгәртү

1. Авыруны берничә минутка бите белән аска утыртып һәм аннары шундук биомикроскоптан карасаң алгы камерада хәрәкәтчән микрофилярияләр табып була.

2. Алгы увеит бәбәкнең армутсыман деформациясенә китерә ала.

3. Хориоретинит гадәттә ике яклы һәм күбесенчә күзнең арткы котыбы җәлеп ителә. Челтәркатлау һәм хориоидея зарарлануның чагылганлыгы тутлы эпителийның урынлы атрофиясе белән (рәс 14.29) тут тупланудан алып таралган хориоретиналь атрофиягә кадәр була ала (рәс. 14.29б).

4. Башка күренешләргә нокталы һәм склерозлаучы кератит керә.

Дәвалау үзгәртү

Дәвалау ивермектин ярдәмендә микрофилярийлар чыганагын юк итүдән тора. Алгы увеитны стероидлар белән дәвалау нәтиҗәле, шул ук вакытта хориоретиналь үзгәрешләр кире кайтмый.

Онхоцеркозлы кератит үзгәртү

Онхоцеркоз яки «елга» сукырлыгы, Onchocerca volvulus паразит гельминты үтеп керүе белән бәйле (24 бүлекне кара).

1. Нокталы кератит мөгезкатлауда үлгән микрофилярияне чолгап алган күзәнәкле ак инфильтраттан гыйбарәт. Зарарлану ешрак строманың алгы өчтән берендә 3 һәм 9 сәгать ноктасында урнаша.

2. Склерозлаучы кератит 3 һәм 9 сәгать ноктасында (рәс. 9.22а) башлана, әкренләп көчәя һәм бөтен мөгезкатлауга күчә. Җөйнең бөтен калынлыгында өслегенә пигмент күчү белән өске һәм тирән тамырлар бар (рәс. 9.22б).

3. Кискен стадиядә дәвалауны урынлы стероидлар белән үткәрәләр.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.