МәтәүбашБашкортстанның Бәләбәй районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 237 кешенең яшәве мәгълүм. Авыл исеме Мәтәү елгасына бәйле.

Мәтәүбаш
Халык саны 789 (2010) Edit this on Wikidata
География
АТБ Мәтәүбаш авыл шурасы
Ил Россия
Координатлар 54°17'38"тн, 54°14'25"кнч
Почта индексы 452035 Edit this on Wikidata
Карта

Демография үзгәртү

Халык саны
2010[1]
789

Танылган кешеләре үзгәртү

Мәтәүбаш - Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучы Кәшфи Басыйров, Советлар Берлеге Каһарманы Әһлиулла Вәлишинны, кыю татар журналистлары Айрат Ибраһим, Мөнир Вафинны, язучы Габдулла Вафинны биргән авыл.

Мәгариф үзгәртү

Мәтәүбаш мәктәбендә 70 бала белем ала. Мәтәүбаш мәктәбенең ике филиалы бар: Акбасар башлангыч мәктәбендә — татар, Аккаен башлангыч мәктәбендә чирмеш балалары белем ала. Мәтәүбаш мәктәбендә укучылар туган тел дәресләрен татар һәм чирмеш төркемнәренә бүленеп укый.[2] 1982 елда Мәтәүбаш мәктәбен башкортча укытуга күчерелгән. Ул вакыттагы директор һәм ана теле укытучысы Габидә Яркәева бу чор хатирәләре белән уртаклашты. Ана теле сыйфатында татар теле урынына башкорт телен укыту бурычы куелгач, район мәгариф бүлегенә барган ул. “Укыта алмасаң, кит! Урыныңа кеше табылыр”, дигәннәр мәгариф түрәләре. Ярты ел бимазаланганнан соң Габидә ханым эштән китүе турында гариза язып, кире мәгариф бүлегенә киткән. “Ярар инде, үзеңчә укыт”, дип аны кире кайтарып җибәргәннәр.[3]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү