Димитрис Прифтис

Димитрис Прифтис (грек. Δημήτρης Πρίφτης, 1968 елның 27 октябре, Греция, Афиннар) — УНИКС баскетбол клубының баш тренеры (2017—2021). 2008 елдан Грециянең баскетбол буенча җыелмасы баш тренерының (Йонас Казлаускас, Панайотис Яннакис, Элиас Зурос, Кацикарис) ассистенты. Грециянең «Ел тренеры - 2016» исеменә лаек булган..

Димитрис Прифтис
грек.Δημήτρης Πρίφτης
Туган телдә исем Димитриос Прифтис
Туган 27 октябрь 1968(1968-10-27) (55 яшь)
Греция Афиннар
Милләт грек
Ватандашлыгы Юнанстан Юнанстан
Һөнәре баскетболчы, тренер
Спорт такымы әгъзасы Aris Thessaloniki[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1968 елның 27 октябрендә Греция башкаласы Афиннар шәһәрендә туган. 30 яшендә баскетбол уйнаудан туктап, тренерлык эшенә күчә.

1998-2000 елларда «Арис» (Глифадас шәһәре), «Аргирополис» баскетбол клубларының (БК), шулай ук «Кронос», «Эспидерис» хатын-кыз баскетбол командаларында тренер.

2000-2003 елларда «Ионикос» БК (Никаиас шәһәре) һәм «Дафин» БК тренеры.

2003-2009 елларда АЕК БК (Афиннар) тренерлар штабы әгъзасы.

2009-2010 елларда «Арис» БК (Сәләник шәһәре) баш тренеры (Фoцис Кацикарис, соңрак Дэвид Блатт) ассистенты.

2010-2012 елларда «Кавалу» БК баш тренеры.

2012 елда «Икарос» БК (Калитеас шәһәре) баш тренеры.

2013 елда «Колосс» БК (Родос шәһәре) баш тренеры. «Колосс» БК 2013 елда   Греция чемпионы, 2014, 2015 елларда Греция Кубогына лаек була.

2013-2015 елларда «Панатинаикос» БК тренерлар штабы әгъзасы.

2015-2017 елларда «Арис» БК баш тренеры. 2016 ел сезонын «Арис» БК 4нче урында тәмамлый.

20172021 елларда   УНИКС БК (Казан, РФ) баш тренеры.

Уңышлары үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү