Иске Кулаткы районы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Ульяновск өлкәсе → Сембер өлкәсе (2) using AWB
Юл номеры - 1:
{{мәгънәләр|Чынлы районы (мәгънәләр)}}{{Калып:Административ берәмлек-2
|Төс1 = {{Төс/Русия}}
|Татар исеме = Иске Кулаткы районы
Юл номеры - 65:
|Commons-та төркем =
|Искәрмә =
}}'''Иске Кулаткы районы''' ({{lang-ru|Старокулаткинский район}}) — [[Сембер өлкәсе]]нә керүче [[муниципаль район]]. Район өлкәнең көньягында, дала җирендә урнашкан. Административ үзәге — [[Иске Кулаткы]] бистәсе. Мәйданы 1180 км². Иске Кулаткы районына кергән 23 авылның барысы да диярлек татар (мишәр) авыллары. 96% – [[татарлар]], 4% [[чуашлар]] яши.
 
== Кыскача белешмә ==
Иске Кулаткы районы [[1928 ел]]ның июль аенда [[БҮБК]] карары нигезендә оештырыла. Ул чорда әлеге төбәк [[Сарытау губернасы]]ның Кузнецк округына кергән һәм 40 меңнән артык кеше яшәгән 28 авылны берләштергән. 1943 елдан бирле саф татар районы Ульяновски өлкәсе территориясе булып исәпләнә.
21 мәчет эшләп тора (УльяновскСембер өлкәсендә исә аларның саны 100гә якынлаша икән), мәдрәсәләр ачыла. Мәктәпләрдә татар телен укытуга зур игътибар бирелә.
 
Моңа кадәр саф татар районы үги бала сыйфатында яшәп килде. Идел буе төбәкләрендә үзенең бензин салу стансасы булмаган районнар очрамады, Иске Кулаткыдан башка. Бу район халкы бензин салырга күрше [[Радищев районы]]на чаба иде. Бары тик малтабар Фәрит Санжапов, [[1990 ел]]да шәхси заправка стансасы ачып, Кулаткы халкын артык чыгымнардан коткарды. Баксаң, Санжаповның моннан алган кереме өчен түләгән салымы гына да районның мәдәният чыгымнарын капларга җиткән икән.
 
Гомумән, Кулаткы ягы җитештерү ширкатьләреннән дә мәхрүм ителгән иде. Хәтта Кулаткы суын суырып алып, шул ук район халкын су белән тәэмин итүче корылма да Кулаткы чигеннән чакрым ярым ераклыкта – [[Радищев районы]]нда төзелгән иде. Эшсезлектән интеккән Кулаткы халкы башка районнарга таралды, сибелде. 1990-елга кадәр сакланып калган 23 мең кешеле районда хәзер нибары 15 мең чамасы гына кеше яши. Шунлыктан бу районны бетерү турында да сүзләр ишетелгәләде.
 
Иске Кулаткыда ниндидер зур-зур оешмалар да, фабрикалар һаман да юк. Авыл хуҗалыгы белән көн күрүче әлеге төбәкнең барлыгы 55 мең гектар җире бар. Әнә шуларның 40 меңен гектарын ике эре хуҗалык һәм 40 фермер эшкәртәләр, ә калганы сөрелми.
 
== Мәгариф ==
 
Муниципаль районда 13 мәктәп эшли, шул исәптән 6 урта (икесе бистәдә), 5 төп һәм 2 башлангыч. Аларда 1245 бала белем ала. Шуларның 605 – бистәдә, 640- авыл мәктәпләрендә.
 
Иске Кулатка төп мәгариф үзәге – дәүләт механика-технология техникумы бар. Ун ел эчендә техникумны бер меңнән артык егет һәм кыз тәмамлап чыккан, шуларның 80 проценты бүген үз белгечлекләре буенча хезмәт итә. Хәзерге вакытта уку йортында искекулаткылылар белән беррәттән, өлкә районнарыннан һәм шулай ук Самара, Сарытау якларыннан килгән 700гә якын укучы белем ала. Алар икътисадчы, хисапчы, кондитер, монтажлаучы, автотранспортны ремонтлаучы һөнәрләрен үзләштерә.<ref>[http://tat.tatar-inform.ru/news/2007/06/07/25635/ Иске Кулаткы техникумы 40 миллион сумлык грантка ия булды]</ref>
Юл номеры - 106:
== Кызыклы фактлар ==
* Иске Кулатка районының үзәге дүрт күрше-тирә өлкә үзәгеннән бер чама еракта урнашкан: [[Пенза]]га 233 км, [[Сарытау]]га 244 км, [[Сембер]]гә 222 км, ә [[Самара]]га — 252 км.
* Район [[Сембер өлкәсе]]ндә иң имин район булып санала, кылынган җинаятьләр саны буенча ул өлкәдә даими иң соңгы булып бара.
 
== Искәрмәләр ==
Юл номеры - 114:
* [[Айрат Ибраһим]], [http://www.azatliq.org/content/article/749652.html Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районы да аякка басар кебек]
 
{{УльяновскСембер өлкәсе}}
 
[[Төркем:Сембер өлкәсе]]