Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «{{Башкарма хакимият органы |исем = Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы |кыскар…» |
(аермасы юк)
|
4 авг 2013, 08:09 юрамасы
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы - Татарстан Республикасының мәдәният, сәнгать, кинематография, мәдәни мирас объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыручы, мөнәсәбәтләрне көйләүче башкарма хакимияте органы.
Министерство культуры Республики Татарстан | |
Мәгълүмат | |
---|---|
Барлыкка килгән | 21 гыйнвар 1918 |
| |
Урнашу урыны | 420060, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 |
Җаваплы зат |
|
Төп документлар |
|
Сайт | Рәсми сайт |
Тарих
Мәдәният министрлыгы турында Министрлар Кабинетының нигезләмәсе 2005 елда кабул ителә.[1]
Эшчәнлек өлкәсе
- мәдәни мирас объектларының (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) саклануы;
- Татарстан халыкларының этномәдәни үзенчәлекләрен һәм мәдәниятләренең саклануы, милләтара мәдәни элемтәләрнең ныгуы;
- һөнәри сәнгать, кинематография, фотография, музей һәм китапханә эше, декоратив-кулланма сәнгать һәм халык иҗаты, мәдәни туризм, мәдәни мирас, мәдәният сферасында мәгариф һәм фән үсеше;
- муниципаль берәмлекләрдә ял сферасын үстерү, халыкның мәдәни күңел ачу эшчәнлеген төрлеләндерү.
Җитәкчелек
Министр
2011 елның 26 мартыннан министр вазифасын Айнур Сибагатуллин били[2]. Аңа кадәр министр эшен Зилә Вәлиева үтәде.
Урынбасарлар
- Ирада Әюпова, беренче урынбасар;
- Светлана Персова;
- Гүзәл Нигъмәтуллина.
Cтруктура
- Музей эше үсеше бүлеге;
- Мәдәни мирас объектларының саклануы бүлеге;
- Дәүләт заказы бүлеге;
- Кинематография секторы;
- Мәдәни мирас объектларын исәпкә алу бүлеге;
- Һөнәри сәнгать һәм махсус белем бирү бүлеге;
- Төбәкара һәм милләтара хезмәттәшлек, күргәзмә эшчәнлеге бүлеге;
- Муниципаль мәдәни оешмалар белән бәйләнешләр һәм халык иҗатына ярдәм күрсәтү бүлеге;
- Планлаштыру һәм финанслау идарәсе;
- Мәгълүмати-техник һәм материаль тәэминат бүлеге;
- Матбугат үзәге;
- Юридик бүлек;
- Кадрлар бүлеге;
- Идарәче;
- Оештыру эшчәнлеге һәм эш башкару бүлеге;