Католицизм: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 28:
 
Грек католиклыгы (яки [[византия йоласы]] католиклыгы) белоруслар, словаклар, венгрлар, румыннар, украиннар, русиннар һәм [[Сүрия]], [[Ливан]] һәм [[АКШ]] мелькитлары; шулай ук бик аз санда албаннар, греклар, болгарлар, хорватлар һәм урыслар арасында таралган. Башка көнчыгыш йола католиклары [[Һиндстан]]да, Якын Көнчыгышта, [[Мисыр]]да, [[Хәбәшстан]]да, [[Эритрея]]дә, [[Гыйрак]]та һәм диаспорада яши.
== Дини өйрәтмәләр ==
Дини өйрәтмәләр системасы [[Библия|Изге Язмага]] һәм үз эченә [[Дөнья җыеннары]] карарларын алган [[Изге Риваять]]кә нигезләнә. Диннең төп нигезләмәләре Католик чиркәве катехизисында теркәлгән, ә кануни хокук махсус [[Кануни хокук кодексы|кодекста]] системалаштырылган.
 
Католик чиркәвендә Изге Язма белән бергә эчке хокук чыганагы булган Изге Риваятькә апостолларның һәм Дөнья җыеннарының кагыйдәләре, чиркәү тарафыннан көйләнгән литургия текстлары, Чиркәү Аталарының дини тәгълимат буенча әсәрләре, изгеләрнең тәрҗемәи хәлләре һәм чиркәү гореф-гадәтләре керә.
 
Католик чиркәвендә җиде тылсымлы йола (таинство, мистерия) бар:
* [[чукыну]],
* [[чиркәү никахы|никах]],
* [[конфирмация]],
* [[евхаристия]],
* [[тәүбә (христианлык)|тәүбә]],
* [[елей сөртү]],
* [[руханилык]].
=== Дини тәгълимат үзенчәлекләре ===
Католик Чиркәвенең дини тәгълиматында аны башка христиан конфессияләреннән аерып тора торган доктрина нигезләмәләре бар:
* [[филиокве]] – Изге Рухның Атадан да, Улыннан да чыгуы турында догмат;
* [[Изге Ана|Мәрьям Ананың]] гыйффәтле яралуы һәм исән килеш күккә ашуы турында догмат;
* [[Чистару урыны]] (пургаториум) хакында өйрәтмә;
* [[индульгенция]]ләр хакында өйрәтмә;
* Изге Анага (Мәрьям) хөрмәт күрсәтүнең киң таралуы;
* шәһитләр, изгеләр һәм әүлияләрне хөрмәтләү (Аллага гына тиешле табынуны һәм изгеләрне хөрмәтләүне аерып караган хәлдә);
* Рим әрхәрәенең [[апостол Петр]]ның варисы буларак бөтен Чиркәү өстеннән монархик хакимиятен урнаштыру;
* православ җирле чиркәүләренең мохтариятеннән аермалы буларак, чиркәү оешмасының үзәкләшкән булуы;
* [[Рим папасы]]ның иман һәм әхлак мәсьәләләрендә өйрәтмәсенең хатасыз булуы;
* никах мистериясе – тылсымлы йоласы – туктатыла алмый; бары тик никах дөрес түгел дип танып була.
=== Латин йоласының үзенчәлекләре ===
* [[Никея-Константинополь иман билгесе]]нә филиоквены («һәм Улыннан») өстәү;
* руханиларның мәҗбүри целибаты;
* чукыну, күпчелек очракта, башка су сибүдән, суга керүдән түгел;.
* конфирмация бары әрхәрәй тарафыннан гына башкарыла (гади рухани өчен бик сирәк вакытта рөхсәт ителә);
* евхаристия өчен төче икмәк куллану;
* гади кешеләргә Мәсихнең Тәне яки Тәне һәм Каны белән, руханиларга Каны һәм Тәне белән генә евхаристия үткәрү;
* чукынганда сулдан уңга таба һәм биш бармак белән чукыну.
=== Чиркәүдән чыгару ===
Католиклыкта Чиркәүдән автоматик (ipso facto) чыгару мөмкинлеге бар. Ул түбәндәге эшләр өчен:
# җәмәгать алдында диннән (иманнан) ваз кичү;
# католик чиркәве өйрәтмәсенә туры килми торган карашларны пропагандалау;
# Изге Евхаристиягә ышанмау
 
== Искәрмәләр ==