Иоанн Павел I: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 41:
'''Иоа́нн Па́вел I''' ({{lang-la|Ioannes Paulus PP. I}}, {{lang-it|Giovanni Paolo I}}; тәхеткә менүгә кадәр — Альбино Лучани, {{lang-it|Albino Luciani}}; [[17 октябрь]] [[1912 ел]], Форно ди [[Канале-д’Агордо]], [[Италия корольлеге]] — [[28 сентябрь]] [[1978 ел]], [[Ватикан]]) — [[Рим папасы]], 33 көн дәвамында — [[1978 ел]]ның [[26 август]]ыннан 28 сентябренә кадәр [[Рим католик чиркәве]]нең башлыгы. Әлегә вакытка соңгы [[италия]]ле папа.
 
[[1935 ел]]дан рухани, [[1958 ел]]дан епископ булып хезмәт итә. [[Павел VI]] тарафыннан кардиналыкка күтәрелгән. Сайланганчы [[Венеция]] патриархы була. Сайлаудан соң бер ай үтеп кинәт вафат булуы аның шәхси сыйфатларына, гадилегенә, демократизмына, папа институтын яңартуына игътибарны арттыра. Аны «елмаючы папа» ({{lang-it|II Papa del Sorriso}}), һәм «билгесез папа» дип атаганнар.
== Тормыш юлы ==
=== Балачак һәм яшьлек ===
== Искәрмәләр ==
Альбино Лучани 1912 елның 17 октябренә [[Төньяк Италия]]дә, Белунно епархиясенә караган Форно ди Канале җирлегендә туа. Аның әтисе, социалист, башта сезонлы эшче була, ә улы тугач, [[Венеция]]дә калып, пыяла ясаучы һөнәрен ала. Лучанилар гаиләсендә дүрт бала була,һәм Альбино эшчеләр язмышына төшә торган барча авырлыкларны балачактан ук белә.
{{reflist}}
 
[[1923 ел]]да Альбино Фельтр кече семинариясенә укырга керә, соңрак Беллунога күчә. [[1935 ел]]ның 7 июлендә аңа рухани дәрәҗәсе бирелә, шуннан соң ул [[Григориан папа университеты]]нда укуын дәвам итеп, теология докторы була. Аның докторлык диссертациясе католик дин әһеле, бер китабы тыелган китаплар индексына кертелгән [[Антонио Росмини]]га багышлана.
=== Епископ һәм кардинал ===
[[1954 ел]]да Лучанины Беллуно епархиясенең баш рухание итеп билгелиләр. [[1958 ел]]ның декабрендә исә папа [[Иоанн XXIII]] аны епископлыкка багышлый һәм Витторио Венето дигән җирлеккә күчерелә. [[1962 ел]]да епископ Лучани [[Икенче Ватикан җыены]]нда катнаша.
 
[[1969 ел]]да [[Павел VI]] тарафыннан Лучани [[Венеция патриархы]] дип игълан ителә, ә [[1973 ел]]ның 5 мартыннан ул кардинал була.
 
[[1976 ел]]да кардинал Лучани «Illustrissimi» дигән китап бастырып чыгара.
=== Конклав ===
[[1978 ел]]ның [[6 август]]ында Кастель-Гандольфо резиденциясендә папа [[Павел VI]] вафат була. 20 көннән соң, 26 августта папалык тарихында иң кыска конклавларның берсе башлана. Лучани беренче көнне үк, ләкин дүртенче сайлаудан соң папа итеп сайлана. Конклав ахырында камерарий Жан Вийо яңа пападан сайлау хакында фикерен сорый. Ул исә: «Ходай сезне бу эшегез өчен кичерсә иде», - ди.
== Сентябрь понтификаты ==
Лучани [[XX гасыр]]да туган беренче папа. Ул бөтен католик чиркәве тарихында беренче тапкыр икеле (ике исемнән торган) исем ала. Иоанн Павел исемен ике алдагы папа: [[Иоанн XXIII]] һәм [[Павел VI]] хөрмәтенә сайлый. Тиздән башка төрле яңалыклар да килеп чыга. Лучани урта гасырлардан калган таҗ кидерү бәйрәменнән баш тарта һәм аны [[Изге Петр җәмигы]] янында тантаналы месса белән алыштыра. Ул [[папа тиарасы|тиарадан]] да баш тарта. Ләкин тәхеткә менү – интронизация чарасы – вакытында фаҗигале хәл дә була. Чарада [[Урыс православ чиркәве]]ннән делегация катнаша. Аның җитәкчесе – Ленинград һәм Новгород митрополиты Никодим (Ротов) чара барышында инфаркттан үлеп китә.
 
Вазифасын башкару чорында папа бер энциклика да, аның эшчәнлеге хакында җитди фикер йөртерлек бер документ та чыгармый. Ләкин папаның Ватиканда үзен элеккеге папаларга караганда бөтенләй башкача тотуы, тыйнаклыгы һәм иркен карашлары аны аерып тора.
 
Папа 33 көнлек идарәдән соң, 1978 елның 28 сентябрендә вафат була. Рәсми хәбәр буенча, үлеменең сәбәбе – миокард инфаркты. Аның идарәсе иң кыска понтификатларның берсе.
== Шәхси сыйфатлар ==
Папаның яраткан язучылары арасында [[Марк Твен]], [[Франческо Петрарка]], [[Вальтер Скотт]], [[Чарльз Диккенс]], [[Гилберт Кит Честертон]] мактаулы урында торганнар. Шунысы кызык, Марк Твен дәһри, исемлектәге тагын ике язучы протестант була. Петрарка католик булса да, папалыкны фәхеш йорты белән чагыштыра. Бары Честертон гына чын мәгънәсендә дини кеше булган. Шулай итеп, Иоанн Павел I нең әдәби кызыксынуларын католик дин әһелләренә хас стереотипка туры килмәгән.
 
Лучани италияле коммунистлар тәкъдим иткән «тарихи компромисс» сәясәтенә каршы чыга. Дәһричелек хакында әйткәндә, ул аның сәбәпләренең берсе дип католикларның сүзләре һәм эшләре арасындагы каршылыкны атый.
== Үлемнән соң ==
* [[2003 ел]]да папаның беатификациясе, ягъни әүлияләр рәтенә кертү башланды.
* [[Patti Smith Group]] төркеменең «[[Wave]]» альбомы папага багышланган.
* [[The Fall]] төркеменең Иоанн Павел I хакында ''Hey! Luciani'' җыры бар.
 
== Сылтамалар ==
* [http://www.vatican.va/holy_father/john_paul_i/index.htm Иоанн Павел I Ватикан сайтында]