Өяз: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
Marat-avgust (бәхәс | кертем) Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 1:
'''Өяз''' — [[Рәсәй]]дә административ-территориаль бүленеш берәмлеге. [[13 гасыр]]дан мәгълүм атама, берәр үзәккә тартым [[волость]]лар бердәмлеге. Элекке [[Казан ханлыгы]] төбәгендә өязләргә бүленеш тәртибе [[16 гасыр]]ның икенче яртысында кертелә. Баштарак өязләр белән урыс наместниклары, [[16 гасыр]] ахырларыннан – воеводалар идарә иткән. [[1708]] елдан өяз – [[губерна]]ның аерым бер административ-территориаль берәмлеге. [[1775]] елдан хакимият, финанс һәм мәхкәмә идарәсенең иң түбәнге өлеше. [[20 гасыр]] башына [[Казан губернасы]]нда [[Казан]], [[Зөя]], [[Козьмодемьянск]], [[Лаеш]], [[Мамадыш]], [[Спас]], [[Тәтеш]], [[Чар]] ([[Йошкар-Ола]]), [[Чуел]] (Цивильск), [[Чабаксар]], [[Чистай]], [[Ядернә]] – барлыгы 12 өяз була. [[ТАССР]]да [[1920-еллар]]да өязләр бетереләлә, [[кантон]]нарга бүленеше кертелә.
[[Төркем:Tatarstan taríxı]][[Төркем:Русия империясенең административ бүленеше]]
|