Нурмөхәммәт Хисамов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 8:
| һөнәр = галим, шагыйрь
| туу датасы = 24.03.1937
| туу җире = [[Мунчәли]] авылы, [[Чүпрәле районы]], [[Татарстан]]
| гражданлык =
| милләт =
Юл номеры - 24:
'''Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов''' — [[татар]] галиме, [[шагыйрь]], җәмәгать эшлеклесе.
 
Ул [[1937 ел]]ның [[24 март]]ында [[Татарстан]]ның [[Чүпрәле районы]]нда колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. [[Мунчәли]] авылында җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, [[Яшел Үзән]] шәһәренең 5 нче татар урта мәктәбендә белем ала, аннары [[Иске Чүпрәле]] авылының мәктәбендә унынчы сыйныфын тәмамлый. [[1955 ел|1955]]—[[1960 ел|1960]] елларда ул [[Казан дәүләт университеты]]ның тарих-филология факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ул башта «Коммунар» редакциясендә хатлар бүлеге мөдире булып эшли, аннары соң Казан университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. [[1969 ел]]га кадәр [[Казан]]да «Җиңү байрагы» исемле күп тиражлы газета мөхәррире вазифаларын башкара. [[1969 ел]]да Хисамов [[Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты]]на фәнни хезмәткәр булып кабул ителә.
 
[[1980 ел]]ның апрелендә ул [[Мәскәү]]дә [[Кол Гали]]нең [[«Кыйссаи Йосыф» поэмасы]]на багышланган фәнни хезмәте буенча кандидатлык диссертациясен яклый.