Зур совет энциклопедиясе: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «'''Зур совет энциклопедиясе''' (кыскасы ''ЗСЭ''; {{lang-ru|Большая советская энциклопедия}}, кыскасы ''БСЭ…» |
(аермасы юк)
|
16 сен 2012, 10:23 юрамасы
Зур совет энциклопедиясе (кыскасы ЗСЭ; рус. Большая советская энциклопедия, кыскасы БСЭ) — иң билгеле һәм тулы советлар күпьяклы энциклопедиясе. 1926 елдан (беренче басманың беренче томы) 1990 елга кадәр (соңгы еллык басма) «Совет энциклопедиясе» («Советская энциклопедия») нәшрияте тарафыннан нәшер ителде.
Өч басмасы чыкты:
- беренче басмада (1926–1947) 65 том һәм номерсыз «СССР» өстәмә томы;
- икенче басмада (1949–1958) 49 том, 50 нче «СССР» томы, 51 нче өстәмә том һәм ике китапта 52 нче «Алфавитлы күрсәткеч» томы (1960);
- өченче басмада (1969–1978) 30 том, (24 нче том ике китапта: икенче, өстәмә китап — «СССР») һәм өстәмә номерсыз «Алфавитлы исемнәр күрсәткече» томы (1981).