Җәйге Олимпия уеннары 2012: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 128:
== Олимпия уты ==
Олимпия уты эстафетасы 2012 елның 19 маеннан башлап 27 июленә кадәр дәвам итте. Ул Берләшкән Корольлекнең бөтен территориясе буенча узды.
 
== Ачылу тантанасы ==
Олимпиада уеннарын ачу тантанасы махсус төзелгән бинада – Олимпия стадионында үтте. Ул 80 меңгә кадәр кешене сыйдырды, тамашаны 1 миллиардка якын кеше караган. «Могҗизалар утраулары» дип аталган ачылыш тантанасының режиссеры – [[Оскар]] бүләге иясе [[Дэнни Бойл]].
 
Олимпия уеннарының ачылуын Британия патшабикәсе [[Елизаветта II]] игълан итте. Британия тарихы, әдәбияты, музыкасы, киносына нигезләнгән ачылыш тантанасында 10 меңләп кеше катнашты.
 
== Бәйгеләр ==
 
== Ябылу тантанасы ==
XXX Олимпия уеннарын ябу тантанасы 12 август көнне узды. «Британ музыкасы симфониясе» дип аталган бу чара британ музыкасының соңгы ярты гасыр дәвамында дөньяга көчле тәэсир иткәнен хәтерләтергә тиеш иде. Ябылу тантанасында 4 меңгә якын кеше катнашты, аларның 3,5 меңе – үз теләкләрен белдергән волонтерлар.
 
Олимпия стадионында узган бу тамашаны бер миллиардка якын кеше күзәткән. 3 сәгать дәвам иткән чарада Лондон симфоник оркестры, күренекле британ рок һәм поп-музыка төркемнәре катнашты: Элтон Джон, Джордж Майкл, Джесси Джей, The Spice Girs, Muse һ.б.
Олимпия байрагы тантаналы төстә [[Бразилия]]гә тапшырылды.
 
== Катнашучы илләр ==