Төр (биология): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
(аермасы юк)

29 ноя 2011, 15:26 юрамасы

Төр (лат.  Species) - биологиядә төп таксоннарның иң вагы. Бүген галимнәр белән хайваннарның ике миллионы төре, үсемлекләрнең 400 мең төре турында мәгълүмәт язып бирелгән[1], һәм һәрвакыт яңа төрләр ачыла.

Карл Линнейның хезмәтенең титул бите

Тарих

Төр, ыру, тәртип һәм сыйныф беренче мәртәбә Линней классификациясендә очраша. Шуннан аларга башка төркемнәр дә кушылган (мәсәлән, тип һәм гаилә)[2].

Линней, Лапландия флорасы турында язганда, һәр үсемлеккә ике исем кушкан: ыруы исемен һәм төре исемен. Ыру исеме бу ыруга барлык кергән төрләр өчен гомуми иде. Төр исеме - бөтен бер-берсеннән аерылмас организмнар төркеме өчен исем[1]. Мәслән, Carpa pyrenaica (Пиреней кәҗәсе) исемендә Carpa - ыру, ә pyrenaica - төр; Африка филе исемендә фил - ыру, ә Африка - төрнең исеме.

Линнейгә тиклем дә шундый система иде, әмма ыру исеменә озын характеристикалар кушканнар[1].

Ләкин Линней организмнарны төрләргә тышкы охшашлык буенча аерган, һәм бу хәл хаталарга китергән. Шулай итеп, кряква ата-хайванын һәм ана-хайванын галим төрле төрләргә бүлгән. Хәзер төрләргә тыш белән түгел, төзелеш, тотыш, нинди территориядә яшәү белән бәйле берләшетрәләр[1].

Тере организмнарның икеле исеме бинар система дип атала.

Төр сыйфатлары

Әмма төр сыйфатларын инглиз биологы Джон Рэй чыгарган:

  • Төрдәш организмнарның төп сыйфатлары уртак
  • Төп сыйфатларын токымлыкка биреп, төрдәшләр үзләре арасында паралар ясый һәм күбәя[1]

Чыганаклар

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Я познаю мир: Биология: Дет. энцикл. / Б.Ф. Сергеев; Худож. О.П.Багина, С.В. Наугольных, О.А. Герасина и др. - М.: ООО "Издательство АСТ": ООО "Издательство Астрель": ЗАО НПП "Ермак", 2004. - 398 [2] с.: ил.
  2. Большая энциклопедия животных. - М.: ОЛМА-ПРЕСС образование, 2005. - 640 с., ил.


Таксономия

Домен (өспатшалык) — Патшалык — Аспатшалык — Өстип/Өсбүлекчә — Тип/Бүлекчә — Астип/Асбүлекчә — Өссыйныф — Сыйныф — Ассыйныф — Инфрасыйныф — Өсотряд/Өстәртип — Отряд/Тәртип* — Асотряд/Астәртип — Инфраотряд — Өсгаиләлек — Гаиләлек — Асгаиләлек — Өстриба — Триба — Астриба — Ыруг — Бүлек — Асбүлек — Асыруг — Өссекция — Секция — Ассекция — Рәт — Асрәт — Төр — Астөр — Вариетет/Төрлелек — Астөрлелек — Форма — Асформа

БиологияБиологик таксоннарБиномиаль номенклатура
*Отряд — зоологиядә кулланыла; Тәртип — ботаникада