АКШ ватандашлар сугышы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Кораллы низаг |низаг = АКШ ватандашлар сугышы |өлеш = |рәсем = [[Файл:Battle of Gettysburg, ...»
 
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 21:
|искәрмә =
}}
'''АКШ ватандашлар сугышы''' ({{lang-en|American Civil War}}) яки '''Төньяк белән Көньяк сугышы''' — [[1861 ел|1861]]—[[1865 ел|1865]] елларда Американың штатлары арасында сугыш. Көрәш күпчелектә төньякта урнашкан штатлар белән көньякта урнашкан штатлар арасында бару сәбәпле низагны еш кына «Төньяк белән Көньяк сугышы» дип атыйлар.
{{Язам|[[Кулланучы:Рашат Якупов|Рашат Якуп]] 31 окт 2011, 07:21 (UTC)|31 октябрь 2011}}
 
'''АКШ ватандашлар сугышы''' ({{lang-en|American Civil War}}) яки '''Төньяк белән Көньяк сугышы''' — [[1861 ел|1861]]—[[1865 ел|1865]] елларда Американың штатлары арасында сугыш.
Сугыш дәвамында якынча 2 мең бәрелеш булган, 600 меңнән артык кеше һәлак булган.
 
== Сугыш сәбәпләре ==
[[XIX гасыр]]ның беренче яртысында АКШта ике система формалашты. Көньякта колбиләүчелек таралса, төньякта капитализм колач җәя. Бер федерациядә булуга карамастан, штатлар ике икътисадый регионга бүленгән була.
 
Салымнар, колбиләүчелек, яңа штатларның аңлашылмаган халәте һәм башка факторлар каршылыкларны Берлекнең таркалуына һәм сугышка китерә.
 
[[1860 ел]] президент сайлауларында [[Авраам Линкольн]] җитәкләгән Республикан фиркасенең җиңүе Берлектән көньяк штатларының чыгуына китерә. Аерылып чыккан 6 штат Америка Конфедератив Штатлары исемле яңа дәүләткә берләшәләр. Соңрак аларга тагын 5 штат кушыла.
 
== Сугыш барышы ==
Хәрби бәрелешләр [[1861 ел]]ның [[12 апрель|12 апрелендә]] Самтер форты өчен башлана. Моңа җавап буларак Линкольн көньяк штатларны баш күтәрүчеләр дип атый һәм аларга каршы сугыш игълан итә. [[21 июль]]дә, беренче җитди бәрелештә, төньяклылар артка чигенергә мәҗбүр була. Тагын берничә бәрелештә алар җиңеләләр.
 
Шул ук вакытта, [[Улисс Грант]] җитәкләгән гаскәрләр көнбатыш фронтта күпмедер уңышка ирешә: көньяклыларны Кентукки, Теннесси һәм Миссури штатларыннан чыгара. Мөһим сәүдә һәм стратегик нокта булган Яңа Орлеанны алу исә аеруча әһәмияткә ия. Ләкин [[1861 ел]] ахырына таба төньяклылар янә чигенүгә күчә.
 
[[1862 ел]]ның [[30 декабрь|30 декабрендә]] Линкольн колларны «азат итү турында прокламация»не имзалый. Моннан башлап сугыш коллыкны юкка чыгару төсмерен ала.
 
Сугыш барышында [[1863 ел]] хәлиткеч роль уйный. Төньяклылар тотрыклы җиңү юлына баса. [[1865 ел]]ның [[23 июнь|23 июненедә]] соңгы генерал [[Стенд Уэйти]] гаскәрләре бирелә.
 
== Сугыш нәтиҗәләре ==
Нәтиҗә буларак Ватандашлар сугышы АКШ тарихында иң кан коючан сугыш буларак тарихка кергән. Сугыш бараышында 600 меңнән артык кеше һәлак булган. Икътисад ягыннан АКШ хөкүмәте 3 млрд доллар югалткан.
 
Коллыкны тыю [[АКШ Конституциясе]]ндә 13 нче төзәтмәдә беркетелә. Ул [[1865 ел]]ның [[18 декабрь|18 декабрендә]] үз көченә кергән.
 
== Сылтамалар ==
{{Навигация
|Викиҗыентык = American Civil War
}}
* [http://www.civilwarhome.com/warstats.htm Төп бәрелешләрнең статистик йомгагы] {{ref-en}}
 
[[Төркем:АКШ ватандашлар сугышы|*]]