Әхмәтһади Максуди: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 28:
Әхмәтһади башта үз авылындагы әтисе мәдрәсәсендә укый. [[1881 ел]]ны ул [[Казан]]га килә, заманының мәшһүр мәдрәсәләренең берсе булган «Күл буе» яки «[[Галләмия]]» мәдрәсәсенә укырга керә һәм сигез ел дәвамында шунда белем ала. Укып бетергәч , [[1890]]-[[1892 ел]]ларда шунда мөгаллимлек итә. Мәдрәсә мәгариф системасына җитди үзгәрешләр кертергә кирәклеген аңлап, Һади 1892 елда татар мәгарифендә чын мәгьнәсендә инкыйлаб ясап, татар әлифбасына 6 хәреф кертә һәм «Имляда ишетелгәнчә язу тиешле» дигән кагыйдәсеннән файдаланып, үзенең «Мөгаллим әүвәл» әлифбасын бастырып чыгара. Әлеге дәреслек [[1918 ел]]га кадәр барлыгы 32 басма кичерә, [[татар]] балалары өчен генә түгел, ә [[казакъ]], [[башкорт]], [[кыргыз]], [[үзбәк]] балаларының да уку китабы булуы белән уникаль күренешкә әйләнә.
 
Һади Максуди татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен 30 дан артык исемдә дини һәм фәнни дәреслекләр, методик кулланмалар яза һәм аларның һәрберсе диярлек 2—3—6 басма кичерәләр. Соңрак галим [[Җамал Вәлиди|Ж.Вәлиди]] аның «Төрки сарыф» ([[морфология]]), «Төрки нәхүе» ([[синтаксис]]), «Шифаһия» («[[Гарәп теле]]н өйрәнү өчен 100 дәрес «») кебек хезмәтләренә югары бәя биреп:
<blockquote>Бу китаплар туган телебезне өйрәнү өлкәсендә чын мәгьнәсендә фәнни хезмәтләр булды</blockquote> дип әйтә.
Аның «Мөгаллим әүвәл» һәм «Гыйбадәте исламия» дәреслекләре бөтен бер тарихи чорны алып торалар, алар хәтта, гарәп теленә тәржемә ителеп, [[Мисыр]] мәктәпләрендә дәреслек булып та кертеләләр.
Юл номеры - 50:
 
[[Беренче бөтендөнья сугышы]]н халык өстенә килгән олы афәт итеп кабул итеп, Максуди [[1914 ел]]ның [[август]] аенда Казанда, [[Петроград]]тан кала икенче булып, сугышта һәлак булганнарның туганнарына һәм яралы солдатларга ярдәм итү өчен Мөселман комитеты төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе була. Мулла С. Иманколый белән берлектә оештырылган әлеге комитет бу елларда яралы мөселман солдатларының хәлләрен жиңеләйтү йөзеннән шактый гына эшләр дә башкара.
=== Инкыйлабтан соң ===
Октябрь инкыйлабыннан соң 5—6 тел белгән, З0 елдан артык педагогик стажлы һәм 30 лап дәреслек язып бастырган педагог—галимнең, 12 еллык журналистлык тәжрибәсе булган татар дөньясында киң танылган шәхеснең—төрки халыклар арасында мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә «хезмәтләре гаять бөек булган»<ref>Г.Баттал-Таймас. «Ике Максудилар». 65-бит</ref> Әхмәтһади Максудиның совет хөкүмәтенә кирәге калмый. [[1927 ел]]да хөкүмәт тарафыннан «пожизненно» дип 50 сум күләмендә пенсия билгеләнелә. Максуди башта педагогия институтында гарәп теле укытырга, аннан чыгарылгач, китап төпләү артелендә эшләргә мәжбүр була. Шушы шартларда да галим үзенең гыйльми эшчәнлеген туктатмый. 1927 елда ул 5000 тираж белән әле бүген дә үзенең фәнни кыйммәтен югалтмаган «[[Фәнни камус ]]»ын— татарча беренче энциклопедик сүзлек бастырып чыгара.
 
Октябрь инкыйлабыннан соң башланган эзәрлекләүләр, татар зыялылары язмышы Һ. Максудины да читләтеп узмый. Һ. Максуди кулга беренче мәртәбә [[1933 ел]]ның [[16 гыйнвар]]ында алына. Ул ВСФП—Бөтенсоюз социал-фашист партиясен оештыруда һәм Казан тирәсендәге районнарда совет хакимиятенә каршы эш алып баруда, [[Төркия]] файдасына шпионлык итүдә, эмиграциядәге [[С.Максуди]], [[Г.Исхакый]], [[Ф.Туктаров]]лар белән элемтәдә торуда гаепләнә. 4232 нче номерлы әлеге эшне оештыручылар—НКВД органнары Казан һәм Казан тирәсендәге районнарның элеккеге мулла-мөдәррисләрен, мөгаллимнәрен жыеп алганнар һәм аларны контрреволюцион эш алып баруда гаепләп, төрлесен-төрле срокка хөкем иткәннәр. Һ. Максуди исә алар тарафыннан әлеге оешманың житәкчесе итеп билгеләнелә һәм 3 елга [[Вятка]] шәһәренә сөргенгә жибәрелә.
 
Һ. Максуди сөргендә дә үзенең гыйльми эшчәнлеген ташламый. Көнчыгыш фәлсәфәсен яхшы белгән галим монда көнчыгыш фәлсәфәсенә багышланган хезмәтен – «Восточная логика»ны — яза һәм аны русчага тәржемә итү белән шөгыльләнә. Бу — фәлсәфә буенча татарча язылган беренче хезмәт.
 
Сөрген срогы тулганнан соң, [[1936 ел]]ның ахырында Һ.Максуди Казанга кайта. Ләкин ул иректә озак яши алмый. [[1937 ел]]ның гыйнварында тагын шул ук контрреволюцион эшчәнлектә гаепләп аны кабат кулга алалар.
 
[[1938 ел]]ның [[10 гыйнвар]]ында Һ.Максудига ачылган «эш», сәламәтлеге бик начарлану сәбәпле, туктатыла һәм [[1939 ел]]ның [[2 февраль]]дә ябыла. Аңа, шулай итеп, хөкем карары чыгарылмыйча кала. Төрмәдән чыккач, Һ.Максуди инде озак яши алмый, ул [[1941 ел]]ның [[28 июнь|28 июнендә]] вафат була. Кабере [[Яңа Бистә зираты (Казан)|Яңа Бистә зираты]]нда, [[Тукай]] кабере белән янәшә.
== Хәтер ==
Татар вакытлы матбугатында аның үлеме турында хәбәр булмый. Әмма 1941 елның көз башында [[Әнкара]] чыгучы «Яңа сабах» гәзитендә (1941 ел [[17 декабрь]]) [[Г.Баттал Таймас]]ның Һ.Максудига багышланган мәкаләсе чыга.
Анда:
<blockquote>
«Һ.Максуди төрки дөньяның танылган фикер адәмедер. Ул Анкара хокук факультеты профессоры Садри Максуди Арсалның олы туганыдыр, һәм С.Максудиның бу дәрәжәгә житүендә олы туганының да роле, тәэсире зурдыр»
</blockquote>
дигән юллар да бар. «Жөмһүрият» гәзитенең октябрь ае санында исә М.Фәйзи— Тогайның Һ. Максудиның үлеменә багышланган мәкалә-некрологы чыга.
 
Әхмәдһади Низаметдин улы Максудов [[1995 ел]]да Русия Федерациясенең 18.10.91 елгы «Сәяси репрессия корбаннарын реаблитацияләү» турындагы кануны нигезендә гаепсез дип табыла һәм аклана.
== Искәрмәләр һәм чыганаклар ==
{{Искәрмәләр}}