Бөрбаш: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем) к →Тарих |
|||
Юл номеры - 81:
== Тарих ==
[[Александр Артемьев]] Бөрбаш авылын [[Кече Чура]]дан килгән бер татар гаиләсе нигезләгәнлеге турында язган. Олыларның әйтүе буенча, авылдан читтәрәк элек чирмешләр зираты булган. Чирмешләр Кирәмәт елгасында балаларын чукындырганнар дигән сүзләр дә йөри. Алар турында башка мәгълүматлар юк.
Бөрбаш авылының башлангыч чоры тарихы [[Шиһабетдин Мәрҗани]]нең
[[Шиһабетдин Мәрҗани]]нең
▲[[Файл:Җәлил_Фазлыев.jpg|100px|left]]
▲Бөрбаш авылының башлангыч чоры тарихы [[Шиһабетдин Мәрҗани]]нең “Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” дигән китабында яктыртыла. Шушы тарихи хезмәтне файдаланып, Бөрбашлылар Моратов Гайфи һәм Садыйков Габделхак авыл тарихына кагылышлы мәгълүматларны тагын да тулыландырганнар. Фазлыев Шәйдулла да авыл тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән. Авыл халкына шәҗәрәләр төзергә булышуда [[Җәлил Фазлыев|Җәлил хәзрәт Фазлыев]]ның роле зур.
▲[[Шиһабетдин Мәрҗани]]нең “Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” китабында мондый юллар бар: “Бөре башы авылыннан Ишмән бине Туктаргали бине Көчек бине Тәбеҗ исемле кеше, хайваннары һәм йорт җирләре белән авылдан читкә чыгып, башлап утар ясап урнашкан. Бераздан соң ул Бөре башында яшәүче Әшмәкә исемле кеше белән дошманлашып, шул Әшмәкәнең җәбер һәм хурлауларына түзә алмыйча, үз утарыннан бөтенләй күчеп, Мәчкәрәдә урнашкан.” Бу юллар [[Мәчкәрә]] авылын Бөрбаштан чыккан Ишмән исемле кеше оештырганлыгы турында сөйли. Мәчкәрә авылын элек Ишмән иле дип йөрткәннәр.
Өлкән бабалары Тәбеҗ, Бөре елгасы башында йорт һәм алачык салып, тимерчелек белән кәсеп итеп вафат булган. Бөрбаш авылы кешеләре бу урынны Йорт елга диләр. Елга тирәсендә булган агачлар бетеп, суы корыгач, Тәбеҗнең улы Көчек ул урыннан ярты километр кадәрге җиргә, елганың югары агымы тирәсенә килеп йорт салган. Аның янына кайбер башка авыллардан кешеләр күчеп килгән.
Строка 101 ⟶ 98 :
Бөрбашта төрле һөнәр ияләре күп булган: чабата ясаучылар, киез итек басучылар, чыпта сугучылар, морҗачылар, пыялачылар, балта осталары, аучылар, терлекчеләр, умартачылар. 4 тимерче алачыгы булган. Бөрбашлылар оста игенчеләр дә булганнар. Арыш, арпа, солы һәм бодай белән беррәттән, борчак, ясмык, киндер, җитен, шалкан, бәрәңге үстергәннәр. Өсләренә киндер күлмәк-алъяпкыч, киндер чалбар, аякка тула оек белән чабата, өскә тула чикмән, каеры тун, башка йон эшләпә һәм бүрек кигәннәр. Оренбург якларына ат белән товар йөртүче ямщиклар шактый булган. Ирләр [[Бөрбаш Сәрдегәне|Сәрдегән]] байларына ялланып, итек түшәп, итек басканнар, хатын-кызлар шул түшәгән итеккә чуар салганнар.
[[XX гасыр]] башында авыл 4 өлештән торган. Беренчесе
Авыл халкы тау башларына утырып, шул тау итәкләреннән чылтырап аккан саф сулы чишмәләрдән бик оста файдаланган. Ул чишмәләрдә, хәтта тирә-як авыллардан килеп, бодай юып, кояшта киптергәннәр, тула басып аларны юганнар, үзләре эрләп, суккан киндерләрне агартканнар. Аның өчен барлык чишмәләрне тәртипләп, карап торганнар, мул сулы булулары өчен көчләрен кызганмаганнар.
Авылда 2 мәчет булган. Авыл уртасындагысы [[1823
Икенче мәчет, югары мәхәлләдәгесе, [[1917
[[1865
[[1910
Авылның хәерчеләнүенә беренче бөтендөнья сугышы да нык тәэсир иткән. Авылның әзмәвердәй ир-атлары сугышка киткән, бөтен авырлык хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә төшкән. Юньләп иген игәрлек кеше калмагач, мал-туар да, кош-корт та кырылган, хәтта карт-коры, бала-чага вакытсыз дөнья куйган. Сугышка киткән ирләрнең күбесе сугышта ятып калган, кайберләре гарип булып авылга кайткан, ә кайберләре әллә кайларда чит җирләрдә пленда булып, күп казалар күреп туган якларга әйләнеп кайтканнар.
[[1921
Октябрь җилләре Бөрбаш авылына да килеп җиткән. 1918 елда авылда ярлылар комитеты төзелгән. Авыл кешеләреннән Фәхретдин Баһаутдинов, Нәбиулла Хәкимов, Гомәр Нигъмәтуллин, Миннемулла Абдуллин, Әсма Галиева шул комитетка кергәннәр. Алар авыл кешеләренә җирләрне күмәкләп эшкәртүдә, хөкүмәттән бирелгән әйберләрне гадел итеп бүлеп бирүдә башлап йөргәннәр. Авыл Советлары оештырылгач, аның беренче председателе итеп Фәхретдин Баһаутдинов (Баһави Фәхретдине) сайлана. Беренче бөтендөнья сугышында һәм гражданнар сугышында йөреп, дөнья күреп, шомарып, тел белеп кайткан тәвәккәл бу кеше үз вазифаларын яхшы гына башкара.
|