Мәгърифәтчелек (агым): юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к робот кушты: za:Buqmoengz Seizdaih; косметик үзгәртүләр |
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 1:
'''Мәгърифәтчелек''' – акыл һәм фәнгә таянып, кеше һәм җәмгыятьнең чын табигатенә туры килә торган “табигый тәртипкә” ирешә алу мөмкинлегенә нигезләнгән XVIII–XIX гасыр уртасы фикер агымы. Мәгърифәтчеләр кешелек тарый торган бәла-казаларның сәбәбен наданлык, җаһилият, дини фанатизмнан күргәннәр. Алар сәяси азатлык, хокукый тигезлекне яклап феодаль тәртипләргә каршы чыккан.
Англиядәге мәгърифәтчелекнең төп вәкилләре – [[Джон Локк|Дж. Локк]], Дж.А. Коллинз, А.Э. Шефтсбери; Франциядә – [[Вольтер]], Ш. Монтескьё, Ж.-Ж. Руссо, [[Дени Дидро|Д. Дидро]], К.А. Гельвеций, П.А. Гольбах;
Мәгърифәт кешене дөнья көтәр өчен кирәкле мәгълүматлар белән коралландырырга, һөнәргә өйрәтергә, ялкаулыктан, исрафчылыктан, бозыклыктан сакларга, кешеләр арасында дуслык, туганлык, үзара ярдәмләшү мөнәсәбәтеләре урнаштырырга тиеш. Кешеләрнең һәркайсы үзендә югары әхлак тәрбияләргә тиеш. Мәгърифәтчелек идеяләре иҗтимагый үсеш процессына зур йогынты ясый.
|