Шүрәле: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 19:
== «Шүрәле бармагы» ==
Кайбер ышанулар буенча, Шүрәле үз гомерендә берничә тапкыр бармагын алмаштыра. Урман сукмакларында шул бармакларны тапкан кешене шатлык биләгән, чөнки «Шүрәле бармагы» әйбәт фал булып саналган.
== Шүрәле һәм кеше арасында мөнәсәбәтләр ==
Шүрәленең иң яраткан шөгыле – кешеләрне кытыклау. Гадәттә, кешене ул кытыклап үтерә. Шүрәле урманда яки юлда ялгыш кешене күреп алса, аны ничек тә тоткарлап калырга тырыша, бергә уйнарга тәкъдим итә, сөйләштерә. Кайчакта Шүрәленең бармаклары шулкадәр кычыта ки, ул юлда очраган иң беренче кешене күрү белән, «Әйдәле, кети-кети уйнык!» - дип янына йөгерә...
=== Шүрәледән саклану ысуллары ===
Шүрәленең кытыклавыннан исән калу мөмкин түгел. Ләкин ул җиңел акыллы зат булганга, аны алдап яки башка ысул белән, аннан котылырга мөмкин.
* Шүрәлегә тешләрне күрсәтергә ярамый. Ак тешләр анда азарт тудыралар һәм ул үзеннән-үзе кытыклый башлый. Тешләрне күрсәтү – һәлакәткә очрау дигән сүз.
* Очраткан кешегә Шүрәле бертуктаусыз сораулар бирә. Аннан үзенә сорау биреп кенә котылырга мөмкин, чөнки Шүрәле үзенә сорау биргәнне яратмый.
* Көләргә ярамый. Бу да Шүрәленең азартын тудыра.
* Урманда ялгыз йөрергә кирәкми.
* Урманда йөргәндә, эт белән йөрү. Шүрәле «ау-ау»дан, ягъни эттән курка. Әгәр дә эт булмаса, ''Таш йөрәк'', ''Коткармас'', ''Дүрткүз'', ''Сак колак'' кебек эт исемнәрен кычкырырга кирәк.
* Шүрәле «чух-чух»тан – чыбыркы һәм камчыдан курка. Шуңа чыбыркы-камчы шартлатырга кирәк.
* Шүрәле тоздан, хәтта «ачы» сүзеннән курка. Урманда йөргәндә «Ачы», «Ачы килә» кебек сүзләрне әйтеп йөрү комачау итми.
* Урманда йөргәндә сәер тавышларга алданып барырга кирәкми.
* Шүрәле тар гына су аркылы да чыга алмый. Шуңа күрә бу ысул бик нәтиҗәле һәм еш «кулланыла». Шүрәле сорарга мөмкин: «Бу суның башы кайда?» Дөрес якка күрсәтергә ярамый, чөнки ул тиз арада су башыннан урап киләчәк. Ялгыш юлдан җибәрсәң, «урман сарыгы» диңгезгә кадәр чыгарга мөмкин.
* Шулай ук, әгәр үзең белән су алгансың икән, аны өстеңә сибәргә кирәк. Шүрәле юеш кешеләргә тими.
== Шүрәленең атларга мәхәббәте ==
== Шүрәле каргышы ==
== Кызыклы фактлар ==
* Габдулла Тукай Шүрәле атамасын псевдоним итеп кулланган.
Строка 60 ⟶ 76 :
 
[[Төркем:Татар мифологиясе]]
[[Төркем:Башкорт мифологиясе]]
[[Төркем:Мифология]]
[[Төркем:Урман рухлары]]
 
[[en:Şüräle]]