Нурихан Фәттах: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
 
== Тормыш юлы һәм иҗаты ==
Нурихан Фәттах [[1928 ел|1928 елның]] [[25 октябрь|25 октябрендә]] [[Башкортстан]] АССРның [[Яңавыл районындагырайоны]]ндагы [[Күчтавыл]] дип аталучы кечкенә татар авылында крестьян гаиләсендә туган. [[1946 ел|1946 елда]] беренче номерлы Яңавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, [[Казан]]га килеп, [[Казан дәүләт университеты|Казан дәүләт университетының]] татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, [[1951 ел|1951 елдан]] [[1952 ел]]га кадәр [[Татарстан китап нәшрияты|Татарстан китап нәшриятының]] яшьләр һәм балалар әдәбияты редакциясендә редактор, ә 1952-1953 елларда [[Чистай]] шәһәрендә "Сталин байрагы" исемле өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. [[1953 ел|1953 елның]] маеннан, яңадан Казанга кайтып, профессиональ язучылык эшенә күчә.
 
Нурихан Фәттах балачагыннан ук [[әдәбият]] белән кызыксына торган була, мәктәптә укыган чагында ук хикәяләр[[хикәя]]ләр, шигырьләр[[шигырь]]ләр яза башлый. Студент елларында халык авыз иҗаты әсәрләрен җыя, халык риваятьләрен, йолаларын өйрәнә. Нурихан Фәттахның беренче шигырьләре [[1944 ел|1944 елда]] "Совет әдәбияты" (хәзерге [["Казан утлары"]]) журналында, ә [[1948 ел|1948 елда]] "Безнең хикәяләр" исемле күмәк җыентыкта беренче проза әсәре басыла. [[1955 ел]]да студент тормышын чагылдырган "Сезнеңчә ничек?" романын[[роман]]ын тәмамлый, һәм бу әсәр 1956нчы елда "Совет әдәбияты"нда басылып чыга.
 
[[1962 ел|1962 елда]] язучы "Бала күңеле далада" исемле зур романын[[роман]]ын яза, һәм берничә елдан соң аның "Мөдир Саҗидә" исемле повесте дөнья күрә.
 
Алтмышынчы еллардан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игътибарын тарихи әсәрләр ягына таба юнәлтә. Әдип "Ител суы ака торур" ([[1970 ел|1970]]), "Сызгыра торган уклар" (беренче китап,[[1977 ел|1977]]) романнарын, "[[Кол Гали]]" ([[1973 ел|1973]]) трагедиясен, "Ерак гасырлар авазы" ([[1976 ел|1976]]) исемле фәнни хезмәтен язып, татар әдәбиятында күтәрелмәгән тарих темасын яктырта.
 
Язучы балалар әдәбиятында һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә мирас калдыра. Ул балалар өчен "Тегермәндә", "Ирек, Алмас һәм Җәлил", "Өч туган", "Безнең бабай" хикәя җыентыкларын һәм "Энҗеле үрдәк" пьеса-әкият яза.