Алтай теле: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Тамга: кире кагылган |
кТөзәтмә аңлатмасы юк Тамга: кире кайтару |
||
Юл номеры - 1:
{{
''[[Көньяк алтай теле]] бите монда юнәлтә. Бәлки, сез [[төньяк алтай теле]] турында мәкаләсен эзлисездер.''
'''Алтай теле''' (яки '''көньяк алтай теле''') — ике тау-алтай теленең берсе, алтайлыларның төп теле, Алтай җөмһүриятенең рәсми теле. 1948 елгача ойрот теле дип аталган.
== Тасвирлама ==
[[Файл:Sign of Sberbank in Ust-Koksa.jpg|thumb|300px|[[Сбербанк|Саклык банкының]] рус һәм алтай телләрендә элмә тактасы]]
Элекке заманнарда көньяк һәм төньяк алтай телләре бер тел - алтай теле дип саналган. Ләкин, хәзерге заман [[төрки телләр]] квалификациясе буенча, алар ике аерым тел булып санала. Көньяк һәм төньяк сөйләмнәрен рәсми рәвештә [[Россия]]нең азсанлы халыкларының (кумандиннарның, челканнарның һәм тубаларның) аерым телләре итеп тану хәлне катлауландыра.
[[Бөтенроссия 2002 ел халык санын алу]] мәгълүматлары буенча, Россиядә 65 534 кеше алтай телен белүләрен таныган<ref>[http://perepis2002.ru/index.html?id=44 Всероссийская перепись населения 2002 года. Том 13. «Коренные малочисленные народы Российской Федерации»]</ref>. Бәяләүләр буенча, аларның ун меңе төньяк-алтай сөйләмнәрендә, ә калганы көньяк-алтайныкында сөйләшә, шул ук вакытта аларның күбесе алтай-кижи сөйләмен дә белә. Кайбер мәгълүматлар буенча, алтайлыларның 2 проценты гына алтай телендә ирекле сөйләшә.<ref name="Krugosvet">[http://www.krugosvet.ru/articles/80/1008043/1008043a1.htm Энциклопедия «Кругосвет»]</ref>.
== Искәрмәләр ==▼
Көньяк алтай телендә 4 сөйләм бар:
* [[Алтай-кижи (сөйләм)|алтай-кижи]] — хәзерге алтай әдәби теленең нигезе;
* [[телеут теле|телеут сөйләме]] — [[XIX гасыр]] уртасыннан [[1923 ел]]гача әдәби тел;
* [[теленгит сөйләме]] — [[теленгитлар]] теле;
* [[тубалар сөйләме]] (туба, дьиш/йыш) — төньяк-алтай теле белән арадаш.
Һәрбер сөйләмне ничә кеше белүе турында төгәл мәгълүмат юк. Якынча бәяләүләр буенча, соңгы өч сөйләмнең һәркайсысында 3 мең тирәсе кеше сөйләшә. Башкалар төп алтай телендә сөйләшә.
[[Кытай]]да [[Канас күле]] янында теленгитлар һәм синцзян кыргызларына максималь якын булган көньяк-алтай теленә якын диалектлар очрый.
«-z-» урынына интервокаль «-j-» булуы сәбәпле, көньяк-алтай теленең хакас телләренә керүе шикле, ул [[кыргыз-кыпчак телләре|кыргыз-кыпчак теле]] дип саналырга тиеш.
Имлялары өстәмә {{unicode|[[Ҥ]], [[Ј]], [[Ӧ]], [[Ӱ]]}} хәрефләре белән [[кириллица]] нигезендә. 1840 еллардан кириллица нигезендәге имля үсеш ала, ә 1928-1938 елларда [[латин имлясы]] кулланыла, ә аннан соң яңадан кириллица.
XIX гасырның язма һәйкәлләре - алтай-ойротларны христианлаштыру вакытында булдырылган инҗил текстларының, изгеләр кыйссалары, догалыкларның тәрҗемәләре. [[1869 ел]]да [[Казан]]да алтай теленең төгәл грамматикасы; 1884 елда - сүзлеге<ref name="Krugosvet" /> басыла. Әдәби тел үсешендә язучы-мәгърифәтче [[Чевалков, Михаил Васильевич|М. В. Чевалков]]<ref>[http://etheo.h10.ru/alto01.htm Проект ETHEO]</ref> иҗаты зур роль уйный.
Әдәби тел алтай диалектына нигезләнә. Октябрь инкыйлабына кадәр әдәби тел хәзерге вакытта региональ әдәби тел функциясен башкаручы телеут диалекты үзенчәлекләренә нигезләнгән булган.
Алтай телендә «[[Алтайдыҥ чолмоны]]» [[газета]]сы чыгарыла.
==Кызык фактлар==
* [[Qaynar (музыкаль төркеме)|"Qaynar"]] Казан музыкаль төркеме татар һәм алтай телләрендә җырлар яза һәм башкара.
== Сылтамалар ==
* [http://altaifonts.narod.ru/slovo.html Школьный алтайско-русский словарик/ Мәктәп алтай теле - рус теле сүзлеге]
* [https://web.archive.org/web/20070108175735/http://www.gasu.ru/univer/edu/dep/ff/alt.html Кафедра алтайского языка и литературы] Горно-Алтайского государственного университета/ Таулы Алтай Дәүләт университетының алтай теле һәм әдәбияты кафедрасы
* [https://web.archive.org/web/20130227063412/http://etheo.org/alto01.htm Алтайский язык в проекте ETHEO] (коротко о грамматике и фонетике, этнические группы)/ ЕТНЕО проектында алтай теле (кыскача грамматикасы һәм фонетикасы турында, этник төркемнәр)
* [http://www.ethnologue.com/show_language.asp?code=alt Страница Ethnologue для южного алтайского]/ Көньяк алтай теле өчен Ethnologue бите
* [http://www.severcom.ru/nations/item29.html Информация о телеутах на сайте Совета Федерации]/ Федерация Шурасы сайтында телеутлар турында мәгълүмат
* [https://web.archive.org/web/20090914111303/http://lingsib.unesco.ru/ru/languages/teleut.shtml.htm Телеутский язык]/ Телеут теле
▲== Искәрмәләр ==
{{Искәрмәләр}}
{{Rq|stub}}
{{Төрки телләр}}
[[Төркем:
|