Реклама: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
|||
Юл номеры - 1:
[[Файл:Streets reklama.jpg|right|250px|thumb|Урам рекламасы мисалы]]
'''Рекла́ма''' — төрле формада, төрле чаралар ярдәмендә физик һәм юридик зат, товар, идея, башлангычлар турында таратыла торган мәгълүмат. Ул аерым төркем кешеләргә юнәлтелгән була, рекламалана торган әйбергә карата кызыксыну уяту яки саклау максаты белән таратыла. <ref>[Русия Федерациясенең 1995
'''''Реклама бирүче''''' дип аны җитештерү, урнаштыру, тарату өчен кирәкле мәгълүматка ия юридик яки физик зат, аның чыганагы атала. <ref>[Русия Федерациясенең 1995
'''''Реклама җитештерүче''''' – радио, телевизион, элемтә каналлары, эфир вакытына бәйле техник чаралар кулланып, рекламаны урнаштыру һәм тарату белән шөгыльләнүче юридик яки физик зат. Ә '''''рекламаны кулланучылар''''' исә реклама җиткерелеп, шуның нәтиҗәсендә, тәэсир ителә торган юридик һәм физик затлар була.<ref>[Русия Федерациясенең 1995
«Татар теленең аңлатмалы сүзелеге»ндә рекламаның түбәндәге мәгънәләре урын алган: реклама файдаланучыларны, кулланучыларны, сатып алучыларны, тамашачыларны һәм башкаларны тарту, аларның игътибарын җәлеп итү максаты белән үткәрелгән чара. Берәр кеше яисә берәр нәрсә турында популярлык, шөһрәт тудыру максаты белән мәгълүмат тарату; кемнең дә булса дикъкатен юнәлтү берәр кеше яисә берәр нәрсә турында хәбәр-мәгълүмат бирә, игълан итә торган белдерү, плакат, афиша, вывеска һәм башкалар.
Юл номеры - 15:
- берәр нәрсә турында рәсми белдерү, рәсми хәбәр<ref>[Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан.: Матбугат йорты. – 2005. – 171 б.]</ref>
'''''Афиша''''' –
'''''Плакат''''' - агитация, белешмә яки реклама өчен урамнарда, җәмәгать учрежденияләрендә эленә торган, гадәттә, эре хәрефләр белән язылган, рәсемле язу.
Юл номеры - 31:
Аерым галимнәр бик борынгы заманнарда барлыкка килгән малга, милеккә тамга сугу күренешен рекламаның иң беренче яралгысы буларак каралырга мөмкин дип исәплиләр. Чөнки тамгалар «бу әйбер минеке, тимәгез» дип мал иясе турында мәгълүмат җиткергән. Мондый тамгалар маллардан тыш, колларына яки үзе ясаган әйберләргә куелган. Мәсәлән, кирпичкә, таш блокларга, керамика әйберләренә. Беренче реклама текстлары [[Борынгы Мисыр]]да һәм [[Борынгы Греция|Греция]]дә барлыкка килә. Ул чор реклама текстлары бик гади, күп очракта, хәбәр бирү характерында булган. Аларны өйнең стеналарына элгәннәр, ә материал булып папирус яки таш кулланылган.
Беренче реклама бюросы
Борынгы цивилизацияләрдә җитештерү һәм социаль мөнәсәбәтләрнең алга китүе мәгълүмат бирү ихтыяҗы тудыра. Бу мәгълүматның бер өлешендә адресатка йогынты ясау һәм билгеле бер эшне башкаруга стимул бирү күздә тотыла. Нәкъ менә бу белдермәләрдә хәзерге рекламаның беренче яралгылары барлыкка килә.
Иң борынгы сәүдәгәрләр үзләренең сатып алучылары белән мөнәсәбәтләрне сөрән салу ярдәмендә урнаштырганнар. Сәүдәгәр үзенең сәүдә урынына халыкның игътибарын кычкырып җәлеп иткән.
Строка 46 ⟶ 48 :
Әлеге юллар сатуга тәкъдим ителгән колга реклама (бүгенге көн күзлегеннән – антиреклама) буларак каралырга мөмкин.
Галимнәр В.В. Ученова, Н.В. Старых Идел буе Болгар дәүләте чорыннан алып [[Казан ханлыгы]] җимерелгәнгә кадәр телдән яшәп килгән рекламаның 3 төрен күрсәтәләр:
# Шәһәрдән шәһәргә йөреп сату иткән вак кәсепчеләр, һөнәрчеләрнең реклама эшчәнлеге. Әлеге кәсепчеләр төймә, энә, арзан бизәнү әйберләре, тукымалар белән сату иткән. Шәһәр эчендә сату итүчеләр вак тәмләткечләр, кәнфит, җәен квас белән сату иткәннәр, вак һөнәрчеләр (савыт-саба ямаучылар, кием-салым тегүчеләр, күмер сатучылар) үз хезмәтләрен кычкырып мактап йөрергә мәҗбүр булган.
# Төп сату урыннары яки кибетләре булган сатучыларның рекламасы. Әлеге төргә кибет төбендә чакырып торучылар рекламасы керә. Үз кибет товарын тәкъдим итү билгеле бер кагыйдәләргә буйсынып башкарылган. Мәсәлән, 1) башка сәүдә урыннарындагы товарны яманламаска, 2) чит сатучылар турында тискәре сүз сөйләмәскә.
Строка 56 ⟶ 58 :
::Кайсы сатмактадыр, кайсы ала,
::Берсе алдый шунда, берсе алдана.
19 гасыр башында [[Русия]] территориясендә 1700-ләп ярминкә уздырылган. Алар миллионнарча табыш китергән.▼
▲
Мәсәлән, 16 гасыр уртасыннан 19 гасыр башына кадәр иң танылган Мәкәрҗә (Макарьевская) ярминкәсе уздырылган. Бу ярминкә Түбән Новгородтан 88 км. түбән, Иделнең сул ягында урнашкан, Макарьев монастыре каршында июль аенда уздырылган. Биредә [[Русия]]нең барлык төбәкләреннән һәм Кавказ арты, Урта Азия, хәтта Иран, Индиядән килгән сәүдәгәрләр катнашкан. Алар җимеш, яшелчәдән алып ашлык, металлга кадәр сатканнар. XVII гасыр ахырында сатудан кергән табыш 80 мең тәшкил иткән. Ләкин 1816-нчы елгы көчле янгыннан соң, Мәкәрҗә ярминкәсе Түбән Новгород шәһәренә күчә. ▼
▲Мәсәлән,
Кибетләрдә һәм ярминкәләрдә эшләгән чакыручылардан тыш, дәүләт эшендәге сөрән салучылар, ягъни глашатайлар булган. Алар халыкка патша указларын һәм сарай яңалыкларын җиткергәннәр.
[[1480
=== Татар матбугат рекламасы тарихы ===
Строка 81 ⟶ 84 :
Аерым рекламаларда сәүдә үзәгенең борынгы, тирән тарихы булуына басым ясалган. Мәсәлән:
«Мөхәммәд-Вафа Сәбитов дәвамчылары. Югары булмаган бәядән яхшы сыйфатлы товарны иң зур күләмдә саткан өчен 1882
Мөхәммәд-Вафа Сәбитов дәвамчылары Казанның Печән базары мәчетендә һәм №7, 8, 9, 11 мәчетләрдә сату итә. Түбән Новгород ярминкәләрендә №14 мәчет каршында.
Җитештерәбез һәм сатабыз: алтын, көмеш, ука һәм ефәк белән чигелгән баш киемнәре, ир-атлар түбәтәйләре һәм фәсләр, хатын-кыз калфак һәм шапкалары». («Тәржеман». – 1891. – 28 декабря).
Строка 92 ⟶ 97 :
Күргәнебезчә, рекламаның телдән-телгә генә түгел, ә һәрвакыт басылган булуы ул чор сүзлекләрендә дә чагылыш тапкан.<ref>[Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда, 4 т. – Казан, 1956. – 66 б.]</ref>
Кызганычка каршы, татар матбугаты үсешенә [[XX гасыр]] башында гына мөмкинлекләр ачыла, ягъни [[1905
XX гасыр башы татар вакытлы матбугатында реклама текстларын урнаштыру юнәлешендә бай тәҗрибә туплана. Шул чорда сәнәгать үсүе, завод-фабрикаларның сафка басуы рекламаның җанлануына китерә. Татар матбугатының беренче газета, журналлары эшләрен рекламадан башлаган.Үз укучысын җәлеп итү өчен, газета эшчәнлеге хакында реклама бирергә мәҗбүр булган. Татар матбугаты чәчәк аткан чорда һәр газета, журналда беренче битендә күзгә бәрелеп торган шрифт белән, мөмкин булганда төрле сурәт, нәкышләр, хәтта төсле буяулар белән бизәп, тәэсирле итеп язылган игъланнар урын алган. Реклама бирүчеләр үз игъланнарын җанландыру, укучыларның игътибарын җәлеп итү өчен төрледән-төрле сурәт-клишелар тәкъдим иткәннәр: герб-символлар, машина-техника, күренекле шәхесләрнең йөз-кыяфәтләре – болар барысы аерым игъланны гына түгел, бөтен газетаны да җанландырып җибәргән.
Строка 99 ⟶ 105 :
Мәсәлән, «Бәянелхак» газетасы үзенең төп укучылары итеп шәһәр эшмәкәрләрен, сәүдәгәрләрне күргән, ә андыйлар бераз русча белгән. Шуңа күрә «Бәянелхак» редакциясе игъланнарны русча-татарча бирүне уңай күргән. Г. Тукай бу мәсьәләгә карата ачынып яза: «Татар игъланнарын халык аңын үстерүгә файдаланасы урынына русларга кирәк булган реклама бастырыла. Ә татар кешесе бит зиһенгә дә, җанга да яңалык, рухи азыклау өметеннән языла».Ибраһимов Г. Әсәрләр. 8 томда. 5 нче том. Әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр / Г. Ибраһимов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – Б. 63.
Шул чор татар зыялыларын борчыган икенче төп мәсьәлә - реклама эчтәлегенең чынлыкка туры килмәве. Ул дәвердә рекламага, реклама бирүче һәм аны бастыручыга төрле караш, төрле фикер урнашкан. Халыкның күренекле әдипләре Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Камал да сәүдә-базар мөнәсәбәтләреннән читтә калмыйлар, газета-журнал битләрендә урнаштырылган, шәһәр урамнарында эленгән игъланнар турында үз фикерләрен укучыларга җиткергәннәр. Гасыр башының мәшһүр тәнкыйтьчеләрен реклама текстларында кулланылган тел чаралары, халыкка тәэсир көче кызыксындыра. Мәсәлән, Г. Ибраһимов [[1912
Сез шул куыкларны искә алыгыз да, һәр көн гәзитә битләрендә чыкмакта булган безнең китап базарның игъланнары белән чагыштырып карагыз: бер-беренә бөтенләй башкача күренергә тиеш булган шул ике төрле реклам арасында ике тамчы суның бер-беренә охшавы мәртәбәсендә үк якын бер кардәшлек бар түгелме?
Игълан - мәшругъ (шәригать кушкан дөрес эш) һәрбер сатучы үзенең малын дөньяга теләгәнчә фаш итәргә хаклы. Ләкин һәрбер эшнең чиге, чамасы бар. Игълан башка, куык вә реклам башка ».
Строка 107 ⟶ 114 :
=== Совет чорында реклама ===
[[1917
[[1940 ел|1940]]-[[1950
Совет чорында реклама бюролары эшли башлый. Алар матбугат, радио, телевидение белән бәйләнештә торып, матбугат алар тәкъдим иткән вариантны баса торган була. Реклама бирүчеләр белән рекламаны бәян итүчеләр арасында арадашлык югала.
[[1950 ел|1950]]-[[1960
Соңгы ике дистә елда гына хәл үзгәрә башлады. Бер яктан, товар җитештерүчеләрнең, көнкүреш хезмәт һәм башка (сәнгати, мәдәни, хокукый, медицина һ.б.) хезмәт күрсәтүчеләрнең, сәүдәгәрләрнең мөстәкыйльлегенә юл куелу, икенче яктан, массакүләм чараларның да чагыштырмача иркенлек алуы йогынтысыз калмый. Татар рекламасы да хәрәкәткә килә, тамырдан үзгәре дип әйтергә була. Бүгенге реклама вазифалары, бурычлары, төрләре, күләме, сыйфаты белән дә, массакүләм мәгълүмат чараларына һәм гомумән халыкка мөнәсәбәте белән дә элеккегә заманнарга караганда чагыштыргысыз үзгәрә.
Строка 136 ⟶ 143 :
Радиорекламада үзреклама еш очрый. Мәсәлән:
:«Радиодулкыннар күчкән тавыш һәм күрсәтмә яңгырый: «Нәрсә боргалыйсың инде! 67,79 ешлыгында. «Күңел радиосын тыңла син! “Күңел” белән һәркөн күңелле!» ([[Чаллы|
:«Татар радиосы! Безне бөтен Татарстан тыңлый!»
:«100,5 fm – Татар радиосы» - яхшы кәеф бездән башлана!
Строка 172 ⟶ 179 :
«Игътибар! «Себер урманы» ширкәте евровагонка, беседкалар тәкъдим итә.». («Яңа гасыр»);
«[[15 март]] Сара Садыйкова исемендәге дәүләт филармониясендә якташыбыз
* Радиорекламада боерык фигыльләр актив кулланыла. Мәсәлән:
Строка 182 ⟶ 189 :
Радиореклама текстын синтаксик яктан дөрес оештыру да бик мөһим. Тыгыз синтаксик элемтә реклама мәгълүматын актуальләштерә, реклама идеясенә актив этәргеч бирүен тәэмин итә. Игътибарны җәлеп итү өчен текст башында риторик сорау, сорау-җавап формалары һ.б. кулланыла. Ә текст ахырында үтенеч, киңәш бирү, кабатлап әйтү төсмерле сүзләр файдаланыла.
Радиореклама образларны халык иҗаты, әдәбияттан, җәмгыять тормышыннан һ.б. ала. Товар образы белән ассоциация тудыру өчен эпитетлар да кулланыла. Әдәбияттан шулай ук рекламага чагыштырулар, метафоралар һәм фразеологизмнар үтеп керә. Фразеологизмнар һәм тотрыклы сүзтемәләр радиорекламада киң файдаланыла, чөнки алар барлык кешеләргә таныш, җиңел кабул ителәләр, аларны трансформацияләргә мөмкин.
Текстларда мәкаль-әйтемнәрнең файдалануына мисаллар:
«Күп сүз – юк сүз. Кыскасы 18нче июльдә «Яңа гасыр» теплоход сәфәренә чакыра. Калганын әйтеп тормыйбыз… Ниләр буласын әйтеп тормыйбыз, кемнәр буласын гына искәртәбез…». Мисалдан күренгәнчә, сүз башындагы мәкаль сөйләмне ышанычлы, үтемле итә, интрига өсти.
Строка 244 ⟶ 253 :
Хәзерге заман күзлегеннән караганда, социаль реклама –җәмгыятьнең яшәү рәвешенә, социаль кыйммәтләргә булган караш, мөнәсәбәт. Мәсәлән, Америкада социаль рекламага бик үзенчәлекле һәм кыйммәтле даруга караган кебек карыйлар, социаль җитешсезлекләрне булдырмау инструменты итеп кабул итәләр. Алга киткән илләрдә социаль рекламаны үстерүне күздә тоткан дәүлет һәм дәүләтнеке булмаган программалар эшләп килә. [[Русия]] дә исә бу процесс үзенә генә хас булган индивидуаль юл белән бара.
1994-1995
:• Татар социаль рекламалары арасында наркоманиягә каршы юнәлтелгән, хәйрия акцияләрен пропагандалаган, янгын чыгуны кисәтә торган, сакчыл булырга өндәгән төрләре очрый.
Строка 253 ⟶ 262 :
Яки светофорга туктаган һәм бик ашыккан шоферның сыкранганы ишетелә һәм катгый боеру яңгырый: «Юлда кабаланмагыз! Бу Сезнең соңгы ашыгуыгыз булырга мөмкин!».
Шулай ук, [[2008
[[2009
Мәсәлән:
▲2009-нчы елны Спорт һәм сәламәт яшеү рәвеше дип игълан итү Татарстанда социаль рекламаның үсешенә китерде. Алар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар һәм үткән 2008-нче [[Русия]] дә гаилә елына бәйле - сәламәт яшәүне гаилә белән берлектә алып барырга өндиләр. Мәсәлән:
«Сәламәт тәндә - сәламәт акыл»
«Әти, әни, мин - бердәм сәламәт гаилә!» һ.б.
Кешенең эчке дөньясына, рухи мәдәниятенә мөрәҗагать иткән урамдагы щитларга эленгән социаль рекламалар да Казанда популярлашып китте. Коръән сурәләре, яхшылыкка өндәгән фәлсәфи фикерләр шәһәрне бизәп, әхлаклы булуны пропагандалап торалар. Төрле чорларда яшәгән танылган шәхесләрнең гыйбарәләре рус һәм татар телендә бирелә:
* Башкалар бәхете өчен тырышып, без үзебезнекен табабыз. ([[Платон]])
* Барлык теләкләр чынга ашудан кешегә яхшырак булмас иде. ([[Гераклит]])
* Авыр минутларда таянычың булу, алтын көмештән дә кыйммәтрәк. (Георгий Александров)
* Үз фикерләрегезгә игътибарлы булыгыз, алар гамәлләрнең башлангычы. (Лао Цзы)
Строка 273 ⟶ 287 :
[[Русия]] дә социаль, коммерциягә бәйле һәм сәяси рекламаларны шул бер үк кешеләр ясыйлар. Ләкин реклама ясаучылар сүзенә караганда, социаль рекламалар – профессионализмның иң биек ноктасы. Чөнки социаль рекламалар көчле эмоцияләр тудырырга тиеш (шок, курку, шатлык һ.б.). Кер юу порошогы яисә яңа ресторанны рекламалаый торган текстларга караганда социаль реклама текстларының тәэсир көче бик күпкә өстен булырга тиеш. Реклама эшләүчеләр үзләре дә социаль рекламаны яратып иҗат итәләр, чөнки коммерция белән бәйле рекламалар бер төрлегә әйләнделәр. Ә социаль рекламалар ясаганда иҗади идеяләрне тормышка ашыруда киң мөмкинлекләр ачыла, эшләгән эшең ләззәт һәм канәгатьлек хисе китерә.
[[2001
==== Сәяси реклама ====
Строка 288 ⟶ 302 :
[[Файл:Сәяси листовка.jpg|thumb| right|250px|<center>Сәяси листовка]]
Сәяси листовкаларның тамырлары бик борынгы чорга барып тоташа. Аларның килеп чыгышын XIV гасырга бәйлиләр. Чөнки бу вакытта, беренчедән, кәгазь эшләү башлана, икенчедән, листовкалар бик арзан була. Алар иң мөһим сәяси текстларны халыкка җиткерү чарасы булып хезмәт иткән.Хәзерге көндә сәяси листовкалар сайлаучыларга тәэсир итә торган бер корал булып исәпләнә.
Мәсәлән: «1995
* '''''Сәяси телевизион реклама'''''
Телевидениедә сәяси рекламалар роликлар, видеоклиплар, видеофильмнар, реклама телетапшырулары ярдәмендә бирелә.
•
•
•
Реклама видеоклипы - бу клипта үзәктә сәясәтче яки партиянең берәр әгъзәсе булырга тиеш. Иң төп музыка булып партиянең гимны яңгырарга тиеш.
Строка 311 ⟶ 325 :
==== Дөреслеккә туры килмәгән реклама ====
Дөреслеккә туры килмәгән рекламада товарның килеп чыгышы, составы, ясалу алымы һәм вакыты, кулланылаш өлкәсе, шартлары, сертификаты булу-булмау, реклама таратылган вакытта күрсәтелгән бәясе, хезмәт итү вакыты, башка товар белән чагыштыру, аңа булган ихтыяҗ күләме турында ялган мәгълүматлар урын ала. Дөреслеккә туры килмәгән тикшеренү нәтиҗәләрен, цитаталарны кулланган рекламаларны да әлеге төргә кертәләр. Бүгенге көндә теге яки бу авырудан дәвалый дип мактала торган дару рекламалары, дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат таратулары аркасында, шушы төркемгә керә.
Күп кенә реклама үз текстларында артыклык дәрәҗәсендәге сүзләрне дөрес кулланмавы аркасында әлеге төр рекламага эләгәләр. Законның 7
==== Әдәпсез реклама ====
Әдәпсез реклама кешелеклелек һәм әхлак нормаларын бозарлык текст, тавыш, сурәт ярдәмендә кешеләрнең расасына, милләтенә, һөнәренә, социаль хәленә, яшенә, җенесенә, теленә, диненә, сәяси һәм башка ышануларына карата кимсетерлек сүзләр, чагыштырулар, образлар китерүдән гыйбарәт. Мәсәлән, хатын-кызлар гигиенасы товарларын рекламалау шундый реклама төренә карый. Аерым бер милләт яки бөтендөнья кыйммәтләре исемлегенә кергән сәнгать әсәрләрен, дәүләт символларын мыскыллаучы реклама да әдәпсез дип санала.
[[Эротикf|Эротик]] характердагы рекламаны әдәпсез төргә кертмиләр. Аларны тарату тыелмый, бары махсус чикләүләр генә билгеләнгән: радио һәм телепрограммаларда аңы 23-тән иртәнге 4 сәгатькә кадәр генә күрсәтергә ярый, ә матбугатта басылган очракта, газета-журналның эротик характердагы темаларга махсуслашуы шарт итеп куела.
==== Ялган реклама ====
Ялган реклама дип исә кулланучыны белә торып алдый торган реклама атала. «Реклама турындагы» Законның 31
==== Яшерен реклама ====
Аерым ысуллар белән мәгълүматның реклама икәнлеге аерып күрсәтелмәгәндә, укучы, тыңлаучы, караучы аның реклама икәнлеген аңламаганда, ул яшерен рекламага әверелә. Әйтик, тапшыруда кунакка чакырылган артистның аерым бер марка тәмәке тартмасын күрсәтүе яшерен рекламага карый. «[[25
=== Контрреклама ===
Строка 330 ⟶ 344 :
Соңгы елларда рекламаның яңа сыйфаты барлыкка килде: ул, мәгълүмат биреп кенә калмыйча, кеше аңына тәэсир итәргә, хис-тойгылары, гамәлләре белән идарә итәргә тырыша. Кирәкле нәтиҗәләргә ирешер өчен тел үзенчәлекләре дә, вербаль булмаган чаралар да киң кулланыла. Шуңа да реклама өлкәсендәге эшчәнлекне тикшерә торган хокукый нигезләрне булдыру әһәмиятле. Рекламаны иҗат итү, тарату һәм урнаштыру процессында барлыкка килгән барлык мөнәсәбәтләр РФ президенты указлары, РФ хокумәтенең һәм федераль органнарның норматив актлары ярдәмендә көйләнелә.
[[1937
Реклама эшчәнлегенең Халыкара кодексының төп принциплары:
Строка 339 ⟶ 353 :
* Реклама балаларның тиз ышанучанлыгыннан, самимилегеннән файдаланмаска тиеш.
* Реклама бирүче үз рекламасы өчен тулы җавап бирә.
[[Русия]]дә реклама продукциясенә бәйсез экспертизаны [[1995
=== Реклама турындагы законны бозган өчен җаваплылык ===
Реклама бирүче, җитештерүче һәм таратучы закон таләпләрен үтәмәгән өчен җавап бирә. Мисал өчен, рекламада лицензия номеры, аны биргән орган исеме, шулай ук «мәҗбүри рәвештә сертификацияләнергә тиеш» сүзләре рекламаның эчтәлегенә карый. Шул сәбәпле, әлеге текстны төшереп калдырган өчен реклама бирүче җавап бирә. «Реклама турындагы» законның 22
Реклама кагыйдәләрен бозган, ә аннан соң контрреклама бирүдән баш тарткан кешене кисәтү яки аннан 200 минималь хезмәт хакы күләмендә штраф түләтү каралган. Җаваплылыкка тартылганнан соң да шул ук реклама тагын файдаланылса, матди керем алу максаты белән белә торып ялган реклама тарату дип җинаять эше буларак бәяләнергә мөмкин.
Югарыда әйтелгәннәрне истә тотып шуны әйтергә була: әлеге законның аерым маддәләре җентекләп тикшерүне сорый. Аеруча рекламаның кеше психологиясенә тәэсирен чикли торган яңа маддәләр сорала.
|