Галимҗан Нигъмәти: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
TimmingBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: - → – using AWB
Юл номеры - 7:
| тулы исем = Галимҗан Әмирҗан улы Нигъмәтуллин
| һөнәр = язучы, галим, тәнкыйтьче һәм педагог
| туу датасы = [[1897 ел|1897 елның]]ның [[26 июль|26 июле]]
| туу җире = [[Башкортстан|Башкортстанның]]ның Чишмә районы Өйдерәкбаш авылы
| гражданлык =
| милләт =
| үлем датасы = [[1941 ел|1941 елның]]ның [[4 ноябрь|4 ноябре]]
| үлем җире =
| әти =
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Галимҗан Әмирҗан улы Нигъмәтуллин''' ([[1897 ел|1897 елның]]ның [[26 июль|26 июле]]—[[1941 ел|1941 елның]]ның [[4 ноябрь|4 ноябре]]) — күренекле [[татарлар|татар]] [[язучы]]сы, [[әдәбият]] галиме, тәнкыйтьче һәм педагог, [[СССР Язучылар берлеге]] әгъзасы.
 
Ул [[1897 ел|1897 елның]]ның [[26 июль|26 июлендә]] хәзерге [[Башкортстан|Башкортстанның]]ның Чишмә районына кергән Үдрәкбаш (Өйдерәкбаш) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Галимҗанга ике яшь чагында, аның әтисе гаиләсен ияртеп [[Уфа]] шәһәренә күчә. Төрле төзелешләрдә гади эшче булып көн күргән Әмирҗан агай, тормышы авырлыгына карамастан, улын укытырга тырыша: башлангыч белем алуга, аны [[Уфа|Уфаның]]ның алдынгы мәдрәсәләреннән булган «Галияргә урнаштыра. Галимжан анда бик тырышып укый, соңгы сыйныфларда чагында ул инде үзе дә шәкертләргә әдәбият дәресләре бирә башлый.
 
Октябpь көннәрен Галимҗан Нигъмәти шатланып каршы ала, мөгаллим һәм укучылар комитеты члены буларак, шәкертләр арасында мәдәни агарту эшләре алып бара, [[1918 ел|1918 елның]]ның азагыннан исә Көнчыгыш фронтның Бишенче [[Кызыл Армия]] политбүлеге органы "Кызыл яу" газетасында әдәби сотрудник булып эшли башлый. [[1919 ел|1919 елның]]ның язында, [[Уфа|Уфаның]]ның Колчак гаскәрләре кулы на төшү куркынычы тугач, Галимҗан Нигъмәти [[Бәләбәй]] шәһәренә күчә һәм редакциядәге хезмәтен дәвам иттерә. Шунда чакта, [[1919 ел]]да, Коммунистлар партиясенә әгъза итеп алына. [[1919 ел|1919 елның]]ның декабрендә Бишенче Армиянең Реввоенсоветы карары белән, газета хезмәткәрләре, шул җөмләдән Галимҗан Нигъмәти дә партия Үзәк Комитетының Себер бюросы карамагына күчерелә. Монда Галимҗан Нигъмәти [[Омски]]да (соңыннан - [[Новосибирск]]ида) чыккан| «Азат Себер» газетасында башта җаваплы секретарь, аннары мөхәррире булып эшли.
[[1921 ел]]да Галимҗан Нигъмәти [[Мәскәү]]гә килә һәм, Көнчыгыш коммунистик институтның (КУТВ) бер еллык курсларын тәмамлап, Дәүләт журналистика институтында укый башлый, ләкин, [[1923 ел]]да Үзәк башкарма комитеты аппаратына милли матбугат буенча инструктор итеп билгеләнүе сәбәпле, аңа институтны тәмамларга туры килми.
 
[[Мәскәү]] чорында (1921—1926) Галимҗан Нигъмәтинең журналистика, әдәби тәнкыйть һәм иҗтимагый фәннәр өлкәсендәге актив иҗат эшчәнлеге башлана. Ул яшь совет матбугатының һәм әдәбиятының төрле мәсьәләләренә багышланган күп санлы мәкаләләр һәм марксизм-ленинизм тәгълиматы, социализм нигезләре турында популяр характердагы фәнни хезмәтләр язып бастыра «Октябрь һәм әдәбият» ([[1922 ел|1922]]), «Карл Маркс безгә нәрсәләр калдырды?», ([[1922 ел|1922]]), «Адәмнәр ничек яратылган?» ([[1924 ел|1924]]), «Ленин һәм пролетариат революциясе» ([[1924 ел|1924]]) кебек мәкаләләре һәм «Коммунизм турында» ([[1924 ел|1924]]), «Әдәбият мәйданында» ([[1925 ел|1925]]) исемле китаплары әнә шул иҗади активлык турында сөйли.
 
[[1926 ел|1926 елның]]ның ахырында Галимҗан Нигъмәти [[Казан]]га килә һәм «Кызыл Татарстан» (хәзерге «[[Ватаным Татарстан]]») газетасының баш редакторы итеп билгеләнә. 1928—1930 елларда [[Татар дәүләт нәшрияты|Татар дәүләт нәшриятының]]ның баш мөхәррире булып эшли. Редакторлык хезмәте белән беррәттән, [[1929 ел]]дан башлап Көнчыгыш педагогия институтында әдәбият укыта. [[1933 ел]]да ул инде институтның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, ә [[1934 ел]]дан профессор һәм кафедра мөдире вазифаларын башкара. 1930—1932 елларда ул, төп эшеннән аерылмыйча, «Яңалиф» журналының редакторы да булып тора.
 
Бу елларда Галимҗан Нигъмәтинең әдәби тәнкыйть эшчәнлеге тагы да киңрәк колач белән җәелеп китә. 1927—1932 еллар арасында гына да ул дүрт китап, иллегә якын әдәби тәнкыйть мәкаләсе язып бастыра. Аның бу хезмәтләрендә татар язучыларыннан [[Мәҗит Гафури]], [[Гафур Коләхметов]], [[Дәрдемәнд]], [[Галимҗан Ибраһимов]], [[Шәехзадә Бабич]], [[Кави Нәҗми]], [[Һади Такташ]], [[Афзал Шамов]], [[Ибраһим Гази]], [[Гомәр Толымбай]] һәм башкаларның иҗатлары тикшерелә. Ул шулай ук [[Лев Толстой]], [[Антон Чехов]], [[Максим Горький]] кебек рус әдәбияты классикларының иҗатлары турында да мәкаләләр яза. Ул бигрәк тә [[Галимҗан Ибраһимов]] иҗатын өйрәнүгә игътибарын юнәлтә һәм аңа күләмле берничә мәкаләсен багышлый («Бу томда Галимҗан Ибраһимов безгә ниләр биргән?», 1929; «Г. Ибраһимов һәм аның әдәби иҗат юлы турында», 1932; «Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә революция мотивлары», 1928 һ. б.).
Юл номеры - 41:
Галимҗан Нигъмәтинең бай әдәби мирасы хәзерге көндә дә тарихи һәм практик кыйммәтен югалтмаган. [[Татар әдәбияты]] тәнкыйтен өйрәнүдә һәм бүгенге әдәби хәрәкәтнең күп кенә проблемаларын хәл итүдә бу мирас әлегәчә үзенең файдалы эшен башкара.
 
Галимҗан Нигъмәти үзенең иҗат көчләре чәчәк аткан чорында — [[1941 ел|1941 елның]]ның [[4 ноябрь|4 ноябрендә]] вафат була. Ул [[СССР Язучылар берлеге]] рәсмиләшкән беренче көннән үк ([[1934 ел|1934]]) аның тулы хокуклы члены иде.
 
{{Rq|image}}
 
[[Төркем:Татар язучылары]] [[Төркем:Татар әдәбият галимнәре]]
{{DEFAULTSORT:Нигъмәти, Галимҗан}}
[[Төркем:Татар язучылары]]
[[Төркем:Татар язучылары]] [[Төркем:Татар әдәбият галимнәре]]