Мишон: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 68:
Image:My Son F1.jpg|Казу эшләре һәм янә төзекләндерү вакытында F1 гыйбадәтханәсе.
</gallery>
== Археология һәм архитектура ==
[[Image:My Son C1.jpg|right|thumb|Бердәнбер төп гыйбадәтханә бинасы (C1) кагылмаган булып калган.]]
=== Бина типлары ===
Мишонда калган барлык биналар дини биналар дип ышаныла. Алар түбәндәге типларда:<ref>Tran Ky Phuong, ''Vestiges of Champa Civilization''.</ref>
* ''Калан'' ул кирпеч санктуарие, типик рәвештә манара формасында, Илаһны кую өчен кулланыла.
* ''Мандапа'' ул санктуарий белән тоташтырылган керү зал юлы.
* ''Косагрһа'' яки "учак йорты" ул Илаһка кагылышлы әһәмиятле әйберләрне саклау яки Илаһ өчен пешерү өчен кулланылган ияр формасындагы түбә белән корылма.
* ''Гопура'' ул диварлы гыйбадәтханә комплексына алып баручы капка манарасы.
 
[[Image:My Son map2.JPG|right|thumb|Бу карта гыйбадәтханә төркемнәренең үзара урнашуын күрсәтә.]]
 
=== Биналарны идентификация системасы ===
Мишонның өйрәнүләрен 1899 елда башлаганда, Анри Парментье 71 гыйбадәтханәнең калдыкларын тапкан. Ул аларны күп гыйбадәтханәләрдән гыйбарәт 10 төп төркемне кертеп 14 төркемгә бүлгән.<ref>Ngô Văn Doanh, ''My Son Relics'', p.5.</ref> Идентификация максатлары өчен ул бу төп төркемнәрнең һәрберсен хәреф белән билгеләгән: A, A', B, C, D, E, F, G, H, K. Һәр төркем эчендә ул аны тәшкил иткән биналарга саннар билгеләгән. Шулай итеп "Мишон E1" Мишонда "E" төркеменә карый торган "1" номер белән билгеләнгән бинага карый."<ref>Ngô Văn Doanh, ''My Son Relics'', p.5-6.</ref>
 
=== Архитектура стильләре ===
[[Image:My Son G.jpg|right|thumb|G төркеме гыйбадәтханәсе.]]
Сәнгать тарихчылары Чампаның архитектур һәм сәнгать мирасын җиде стильгә яки үсеш фазасына төркемләгәннәр.<ref>Ngô Văn Doanh, ''My Son Relics'', p.9.</ref> Мишонда алты стиль һәм икесе шуннан килеп чыккан дип ышаныла. Алар [[Мишон E1 стиле]] һәм [[Мишон A1 стиле]] буларак мәгълүм. Аеруча "A1" буларак мәгълүм гыйбадәтханә Чамнарны архитектура шедевры буларак карала. Мишонда булган Чамның алты стиле түбәндәгеләр:
* [[Мишон E1 стиле]] һәм F1 безнең эраның 8-енче гасыры белән даталана. "E1" буларак мәгълүм гыйбадәтханә хәзер хәрабәләрдә. Ул нигезләгән стиль хәзерге көндә элек гыйбадәтханәнеке булган, әмма хәзер [[Да Нанг]]та [[Чам Сынчылыгы Музее]]нда булган ике эштән гыйбарәт: [[пьедестал]] һәм [[тимпанум]].
* Мисаллары Мишон A2, C7 һәм F3 булган стиль 9-ынчы гасыр Хоа Лай стилена охшаш.
* 9-ынчы гасыр ахыры [[Донг Дуонг стиле]] Мишон А10, А11-13, В4 һәм В12-дә чагыла. Бу стиль 9-ынчы гасыр шәһәре һәм Индрапура [[Буддачылык]] монастырен биләгән Вьетнам шәһәрчеге хөрмәтенә аталган. Монастырьның археологик урыны күбесенчә җимерелгән булган; Иртә 20-енче гасыр Франция галимнәре аның планының диаграммаларын һәм биналарының урнашуын төзи алганнар. Бу стильгә карый торган күпсанлы сынчылык эшләре Вьетнам музейларында сакланып калган.
[[Image:My Son A1 Yoni.jpg|right|thumb|Бу пьедестал һәм стена сызыгы кайчандыр мәһабәт "A1." гыйбадәтханәсеннән калган бөтен нәрсә.]]
[[Image:Mỹ_Sơn_B5.jpg|right|thumb|"B5" буларак мәгълүм саклау йорты Мишон A1 стиленең мәшһүр сакланып калган мисалы.]]
* 10-ынчы гасыр [[Мишон A1 стиле]]нең мисаллары булып B5, B6, B7, B9, C1, C2, C5, D1, D2, һәм D4 тора. Ул Мишонда иң күбе вәкилләре булган һәм элегантлыгы һәм грациясе өчен мәгълүм стиль. Стиль белән шул ук исемдә һәм иң әһәмиятле архитектура мисалы "А1" буларак мәгълүм кайчандыр мәһабәт манара күбесенчә җимерелгән. Ул ташлар һәм стена сызыгы белән уратылган җир өеме, аның үзәгендә аксыл пьедестал тора. Япония өйрәнүчеләре тарафыннан барлыкка китерелгән элеккеге гыйбадәтханәнең шкала моделе һәм шулай ук схематик фронталь манзара [[Да Нанг]]та [[Чам Сынчылыгы Музее]]нда күрсәтелә. Стильгә карый торган калган биналарның иң шаккатыргычы B5 саклау йорты булырга мөмкин, аның мисалы булып Чам архитектурасы өчен аерылып торган ияр формасындагы мисал булып тора. Мишон A1 стиле кайвакыт якындагы Тра Киеу шәһәрчеге хөрмәтенә шулай ук Тра Киеу Стиле буларак мәгълүм, ул тарихи Симһапура Чам шәһәрчеге урыны булырга мөмкин.<ref>M. L. Finot, "Les inscriptions de Mi-Son," p.915.</ref> Бу стильдән күп архитектура бизәкләре сакланып калган һәм Чам Сынчылыгы Музеенда күрсәтелә.
* 11-енче гасыр башыннан 12-енче гасыр башына күчеш стиле Мишон E4, F2 һәм K урын төркемендә күрсәтелә.
* Чам архиектурасында 11-енче гасыр ахырыннан превалент булган [[Бинһ Динһ стиле]], шул вакытта Чам сәясәтенең үзәге көньякка [[Бинһ Динһ провинциясе]] Мишон тирәли Виджайяга күчкән, 14-енче гасыр башына кадәр Мишон B1 һәм G һәм H төркемнәре белән чагылган.
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}