Кәшшаф Кормашев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 4:
 
== Биография ==
'''Кашшаф Зариф улы Кормашев''' хәзерге Татарстанның [[Мөслим районы]] Нарат асты авылында 1891 елда туган, 1910 елга кадәр төрле мәдрәсәләрдә укыган. 1911 елдан [[Минзәлә]] мәдрәсәсендә татар теле укытучысы булып эшли башлаган. Төрле елларда [[Мөслим]], [[Сарман]], [[Минзәлә]] һәм хәзерге [[Тукай районнарыныңрайоны|Тукай район]]нарының Югары Тәкермән, Малтабар, Түбән Табын, Мөслим, Ташлыяр, Иске Дөреш, Яңа Саклау, Яңа Бүләк, Теләнче Тамак авылларында балалар укыта. Тәкермән авылыннан килеп, 1928-1929 уку елында Ташлыяр мәктәбендә укытканы мәгълүм. Мөслим мәктәбендә пионер оешмаларын оештыручыларның берсе һәм иң активы була. 35 ел буе укытучы булып эшли, иҗат эше белән шөгыльләнә. Билгеле булганча, 1905—1907 нче елларда татар көндәлек матбугаты зур үсеш ала. «Йолдыз», «Вакыт», «Ил», «Әльислах», «Шура», «Аң» һәм башка бик күп исемдәге журналларда демократик рухтагы, халыкчан, сәнгатьчә эшләнеше югары дәрәҗәдә булган әсәрләргә күбрәк урын бирелгән.
 
Кашшафның абыйсы Әхсәншәех 1913— 1915 нче елларда, шагыйрь буларак, үзенең шигырьләрен «Шура» журналында бастырып килгән. Аның 1914 елда Казанда «Милләт» нәшриятында «Әхсәншәех Кормаши шигырьләре» исемле китабы да басылып чыккан. Ул үзенең шигырьләрен «Шура» журналына Минзәләдән җибәреп торган.