Тукай аһәңнәре (вокаль-симфоник поэма): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Фәрһад (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 95:
Әсәрнең икенче кисәгендә Г.Тукайның ''Серләүхәсез'', ягъни исемсез шигыре тулысынча кулланыла. Бу җырда кулланылган алымнарның күбесе, шул исәптән алтын секвенция гармоник эзлеклелеге, [[1970-еллар]] совет эстрада музыкасында таралган алымнарга якын{{Sfn|Фамилия=|Ел яки фамилия №2=|p=319|битләр=|Дулат-Алеев|2007}}. Куплет араларында орган гына яңгыраган эпизодлар шәрыкъ музыкасын хәтерләтә{{Sfn|Фамилия=|Ел яки фамилия №2=|p=320|битләр=|Дулат-Алеев|2007}}.
 
=== ''Туган авыл'' ===
Өченче кисәктә совет заманындагы дөньяга караш таләпләренә буйсынырга мәҗбүр булып, автор тарафыннан [[Габдулла Тукай]] исемдәш шигырендәге дүрт строфаның өчесе генә кулланыла. [[Коръән|Коръәнне]], [[Мөхәммәт пәйгамбәр|Мөхәммәт пәйгамбәрне]] сүзгә алган икенче строфа төшерелеп калдырыла. Төп [[Мөнәҗәт|мөнәҗәтне]] хәтерләткән көй орган аккордлары белән үрелеп бара{{Sfn|Фамилия=|Ел яки фамилия №2=|p=318|битләр=|Дулат-Алеев|2007}}.
 
=== ''Тәүбә вә истигъфар'' ===
Кисәк [[Габдулла Тукай|Габдулла Тукайның]] [[Александр Пушкин]] язган "Унынчы васыять" шигыренә җавап булып торган исемдәш шигыре тулысынча кулланыла. "Тәүбә вә истигъфар" шәрыкъ музыкасына хас булган назыйрә жанрына, ягъни бер автор әсәрен башка автор тарафыннан яңача бәян итүгә якын. Кисәктә кулланылган кече секундалар һәм ритмик үзенчәлекләр классик шәрыкъ музыкасын хәтерләтә{{Sfn|Фамилия=|Ел яки фамилия №2=|p=319|битләр=|Дулат-Алеев|2007}}. Кече секундалы кереш [[сорнай]] тембрына охшау максатын күз алдында тота. Шулай итеп, әлеге җырдагы [[сорнай]] һәм [[дәф]] ансамбле аны шәрыкъның җиңел музыкасына якынайта (мәсәлән, шулай ук тынлы музыка коралы булса да, суфи идеяләр белән бәйләнешле [[нәй]] җитди музыкада ешрак кулланыла).