Һарун Таҗиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Tegebot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: clean up, replaced: Һитлер → Гитлер (2) using AWB
Nurbot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: урыс → рус (2) using AWB
Юл номеры - 32:
Таҗиевның җир йөзендәге дистәләгән актив вулканнарга, шул исәптән [[Көньяк Африка]]дагы Афар тирән сөзәк чокырына (анда ике лава күлле, дөньядагы иң эре вулканнарның берсе урнашкан) экспедициясе дә мондый эзләнүләрдә махсус белгечләрнең катнашуы кирәклеген күрсәткән. Кырык ел дәверендә ул, төрле галимнәр төркеме белән эшләп, «тектоник плитәләр» теориясен нигезләгән. Вулканнарның күп кенә физик, химик элементлары, лава күлләренең даимилеге, су асты вулкан атышларының хәрәкәте һәм башка бик күп ачышлары аның табигый һәлакәтләрне кисәтү гамәленә нигез салган.
 
Аның җитәкчелегендә һәм катнашында 1940-1992 елларда төшерелгән фильмнар циклы дөньякүләм танылу алды. Экспедиция материалларыннан Һарун Таҗиев 48 кыска һәм тулы метражлы фильм ясаган, 34 китап, төрле фәнни мәкаләләр, монографияләр язган. Аның «Ут эчендәге кратер», «Вулканнар», «Иблис белән күрешү», «Күкерт исе», «Җир калтыраганда», «Су һәм ялкын» кебек фәнни китаплары урысрус теленә дә тәрҗемә ителгән. Әлеге фильмнар җир турындагы фәнгә (геология, вулканология hәм тектоника) багышланган. «Иблис белән күрешү» исемле фильм телевизорлар каршына, мәсәлән, Франциянең генә түгел, ә дөньяның күп илләрендә яшәүче миллионлаган тамашачыны җыя торган булган.
 
Галимнең актив вулканнар куенында алып барган мавыктыргыч аңлатмалары тәэсирендә укучы һәм тамашачыларда җирнең ошбу бөек серле халәтендә катнашу хисе барлыкка килә. Таҗиевнең вулканнар эшчәнлеге – җирнең кыяфәтен үзгәртә торган геологик күренеш, вулкан газларының океаннар барлыкка килүдәге гадәттән тыш әһәмияте, аларның атмосферадагы, җирдәге һәм су астындагы яшәешкә тәэсире һәм эволюциясе турындагы ышанычлы фәнни мәгълүматлары бүгенге вулканологиянең нигезен тәшкил итә.
Юл номеры - 57:
Сабир Таҗиевның хатыны Зенита Клуптның да [[Польша татарлары|Польша татары]] булуы ихтимал. Беренчедән, әтисенең исеме Ильяс (бу Бельгия документларында дәлилләнгән). Һарун улының мәгълүматларына караганда, Ильясның апасы Лола, ә Зенитаның сеңлесе Асия исемле булган. Бу исемнәр – шул чордагы гадәти татар исемнәре. Зенита документларының берсендә әтисенең [[Польша]]да туганлыгы турында әйтелә. Сабир үзе дә хатынына Бибизәйнәп дип дәшә торган булган.
 
Икенчедән, әдәбиятчы [[Зинаида Шаховская]] үзенең «Набоковны эзләгәндә» дип аталган мәкаләсендә болай дип яза: «...шигырьләрне тәрҗемә итүдә Роберт Вивье һәм аның хатыныннан башка (танылган вулканолог Һарун Таҗиевның әнисе) Бельгия шагыйрьләре һәм ике урысрус – В. һәм мин тырыштык». Әлеге өзектән Һарун Таҗиевның әнисе Франциядә икенче тапкыр иргә чыкканлыгы аңлашыла.
 
Сабир үзенең яңа туган улын күрә алмагандыр, мөгаен, чөнки улы тугач та дүрт айдан соң ул һәлак була.