Кәрим Тинчурин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Tegebot (бәхәс | кертем)
к →‎Тәрҗемәи хәл: clean up, replaced: Нижгар → Түбән Новгород using AWB
Юл номеры - 28:
Кәрим Тинчурин [[1887 ел]]ның [[15 сентябрь|15 сентябрендә]] [[Пенза губернасы]]ның (''хәзерге'' [[Пенза өлкәсе]] [[Спасск районы (Пенза өлкәсе)|Спасск районы]]) [[Аккүл-Тараклы]] (Белоозерка) авылында игенче гаиләсендә туа. Күрше авыл [[Татар Шалдавычы]] мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, ул [[1900 ел]]да [[Казан]]га килә һәм төрле яллы эшләрдә бераз акча туплагач, [[«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе]]нә укырга керә. [[1905 ел]]гы революцион хәрәкәттә катнаша.
 
[[1906]] елның февралендә, мәдрәсә тәртипләренә каршы чыккан өчен, 87 шәкертне, алар арасында Кәрим Тинчурин да була, «Мөхәммәдия»дән куалар. Ул башта [[Тамбу губернасы|Тамбу]] якларына китеп урман каравылчысы булып эшли, аннары [[НижгарТүбән Новгород]], [[Сарытау]] якларындагы авылларда балалар укыта. Хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза башлый.
 
[[1910]] елны беренче татар профессиональ труппасы [[Сәйяр|«Сәйяр»]] җитәкчесе [[Габдулла Кариев|Г.Кариев]] белемле, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган егетне [[1910 ел]]ны [[«Сәйяр» труппасы|«Сәйяр»]] труппасына артист итеп чакыра. К.Тинчуринның артистлык таланты тиз ачыла. [[Галиәсгар Камал|Г.Камал]], [[Гаяз Исхакый|Г.Исхакый]], [[Фатих Әмирхан|Ф.Әмирхан]], А.Островский, Ф.Шиллер һ.б. драматургларның әсәрләрен сәхнәдә уйнап, ул үзенчәлекле образлар тудыра.
Юл номеры - 41:
[[1920]] елларда татар театрының репертуары шактый сай һәм тематика, жанр ягыннан бертөрлерәк булганлыктан, алда жанрны төрләндерү, тамашачы теләгенә җавап бирердәй сурәтләү алымнары табу бурычы тора. М.Фәйзинең «[[Галиябану (спиктәкел)|Галиябану]]»ы куеп, К.Тинчурин музыкаль драма жанрын үстереп җибәрә. К.Тинчуринның татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы С.Сәйдәшев белән иҗади дуслыгы, С.Сәйдәшевнең сәхнә законнарын һәм әсәрнең жанр үзенчәлекләрен белеп, халыкчан рухтагы музыкасы, гомумән, ике сәнгать төренең үзара синтетик ярашуы әсәр текстында тирәнгә яшерелгән фикерләрне дә ачарга ярдәм итә. Шул рәвешле «[[Казан сөлгесе (спиктәкел)|Казан сөлгесе]]» ([[1923]]), «Сүнгән йолдызлар» (1923), «[[Зәңгәр шәл (спиктәкел)|Зәңгәр шәл]]» ([[1926]]), «Ил» ([[1927]]), «Кандыр буе» ([[1931]]) кебек берничә буын тамашачыны тирән фәлсәфи, әхлакый эчтәлекләре, сихри музыкалары белән сокландырып килгән әсәрләр языла. Музыкаль драма жанрында уңышлы эшләгән авторның тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән трагедия һәм драма-комедияләре дөнья күрә: «Зар» ([[1922]]), «Американ» ([[1924]]), «[[Җилкәнсезләр]]» (1926), «Ударниклар бәйрәме» ([[1933]]), «Алар өчәү иде» ([[1935]]) һ.б. Әдипнең драматургия һәм театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге югары бәяләнә — 1926 елны [[Татарстан Республикасының Атказанган артисты|«Татарстанның атказанган артисты»]] дигән мактаулы исем бирелә. Ләкин шул, иҗатының иң югары биеклеккә менгән чорында, аның иҗаты, эшчәнлеге каршылыкка очрый башлый. Матбугатта, «Тинчурин үткәнне яклый, аңа мәдхия укый» дигән мәкаләләр күренә. «Театрны монополиясенә әйләндерде» дигән дәгъвалар да күренә.
 
1927 елда Тинчурин театрдан китәргә мәҗбүр була. Татарстан өлкә комитетының «Политпросвет йорты»ның методик кабинетында, күренекле Ленинград галиме Н.Маторин белән эшли. «Ил» пьесасын яза.
 
1928 елны К.Тинчурин бер төркем артистларны ияртеп [[Әстерхан]]га күчеп китә. Анда [[Әстерхан татар театры|татар театрында]] баш режиссер булып эшли, үзенең «Ил» драмасын да беренче тапкыр шунда сәхнәгә куя. Ике елдан аны Казанга чакырып кайтаралар. 1935 елга кадәр театрның сәнгать җитәкчесе, режиссеры.
Алдагы тормышын язучылыкка багыйшлый. 1934 елдан К.Тинчурин Язучылар берлегенә алына. Татарстан берлегенең идарә әгъзасы була.
 
Кәрим Тинчуринның гомере вакытсыз өзелә. Ул — [[Сталин репрессияләре]]нең корбаны. [[1938 ел]]ның [[15 ноябрь|15 ноябрендә]] фаҗигале төстә юк ителә, бу вакытта аңа бары илле бер яшь була.