Ильтани Илялова: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем) Яңа бит: «{{Викиләштерү}} '''Ильтани Исхак кызы Илялова''' - театр сәнгате белгече, тәнкыйтьче. Ильтани Илялов...» |
TimmingBot (бәхәс | кертем) к Typo fixing, replaced: - → – (3) using AWB |
||
Юл номеры - 1:
{{Викиләштерү}}
'''Ильтани Исхак кызы Илялова'''
Ильтани Илялова 1932 елның 8 февралендә хәзерге Екатеринбург шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Аның әти-әнисе профессиональ сәнгать кешеләре булып (әтисе
Театр тәнкыйтьчесе буларак, И.Илялова матбугатта 1959 елдан күренә башлый. Аның актерлар хезмәте, спектакльләр турында язган беренче мәкаләләре, рецензияләре Ташкент газеталарында, “Шәрекъ Йолдызы” журналында, соңга таба үзәк газеталарда, “Культура и жизнь”, “Театр”, “Театральная жизнь” кебек сәнгать журналларында басыла. 1962 елда Ташкентта яшь тәнкыйтьченең үзбәк театр сәнгатенең күренекле вәкиле, СССРның халык артисты Нәби Рәхимов иҗаты турында беренче мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Казанга күчеп килгәч, И.Илялова үзенең төп игътибарын татар театр сәнгатен өйрәнүгә юнәлтә, дистәләгән мәкаләләре, СССР халык артисты Шәүкәт Биктимеров иҗаты турындагы очеркы (“Труд актера” җыентыгы, Мәскәү, 1974) һәм бигрәк тә “Бүгенге татар театрында актерлык осталыгы” (1978) исемле күләмле хезмәте белән үзен югары белемле, тирән эрудицияле сәнгать белгече итеп таныта. Авторның “Бөек Ватан сугышы чорында Татар дәүләт академия театры”, “Хәзерге Татар дәүләт академия театры” исемле хезмәтләре (“Татар совет театры” китабы, Казан, 1975) һәм “Халык артистлары” (“Народные артисты”, Казан, 1980) дигән җыентыкта урнаштырылган очерклары да үзләренең фикри тирәнлекләре, нечкә күзәтүләре һәм принципиаль карашлары белән аерылып торалар.
|