Апшерон ярымутравы: юрамалар арасында аерма
Создано переводом страницы «Апшерон ярымутрауы» |
(аермасы юк)
|
28 авг 2020, 07:06 юрамасы
Был Апшерон ярымутрауы (әзери. Abşeron yarımadası)—был Әзербайжанда урынлашҡан ярымутрау булып тора. Ярымутрауҙа илдең башҡалаһы Баҡы (Баку) —илдәге иң тығыҙ һәм иң ҙур ҡала, шулай уҡ Баҡы ҡала агломерацияһы менән юлдаш ҡалалар Сумгайыт һәм Хырдалан урынлашҡан.
Апшерон ярымутравы | |
Дәүләт | Әзербайҗан |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Бакы һәм Пайтакаран[d] |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Каспий диңгезе |
Халык саны | 4 642 097 |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 27 метр |
Озынлык | 60 km |
Мәйдан | 2110 км² |
Апшерон ярымутравы Викиҗыентыкта |
Ярымутрау өч районга бүленгән: икесе шәһәр районнары (Сумгаит һәм Бакы) һәм берсе бистә (Апшерон) районнары булып тора
Ул көнчыгышка Каспий диңгезе ягына 60 км га (37 миль) сузылган. Тулаем һәм максималь киңлеге -30 км (19 миль). Кавказ тавының иң көнчыгыш дәвамы булып торса да, ландшафт бераз калку, бераз дулкын-дулкын уйсулыклардан тора.Ул хәзерге вакытта Апшерон Милли паркы дип игълан ителгән озын комлы дюна, Шаһ Дили белән тәмамлана. Ярымутрауның бу өлеше күпчелек ерыннар белән телгеләнгән һәм бик күп тозлы күлләрдән тора.
Этимологиясе
"Апшерон" атамасы фарсы сүзе аб шураннан (су тозлы) алынган. Шулай ук бу сүздән Апшерон шәһәре атамасы килеп чыккан.
Конрад Мальта-Брун мәгълүматләре буенча, 1810 елда, ярымутрауның альтернатив исеме Okoressa була.
Апшерон ярымутравы Бакы башкала биләмәләренең бер өлеше ( Бакы шәһәр агломерациясы, Сумкает һәм Хырдалан) булып тора. Шул ук вакытта Апшерон ярымутравы Бакы, Сумкает һәм үзәге Хырдалан булган Абшерон районыннан тора.
Климаты
Апшерон ярымутравына уртача ярымкоры климат хас (Кеппен климатлар классификациясе: БСК): җылы һәм коры җәй, дымлы һәм кайчак салкын кыш, бөтен еллап көчле җил.
Ярымутрау Әзербайҗанның иң коры өлеше булып тора (еллык явым-төшем монда елына якынча 200 мм тәшкил итә). Еллык явым-төшем күләменең күпчелек өлеше җәйдән башка мизгелләргә туры килә. Әмма бу мизгелләрнең берсе дә бик дымлыдан түгел. Апшерон ярымутравы коры дала һәм ярымчүлләрдән тора. Коры климат белән бәйле, урындагы авыл хуҗалыгында сугару таләп таләп ителә.
Икътисады
1870 еллардан алып Апшерон ярымутравында нефть чыгарыла. Ландшафтның күп өлешен тут баскан вышкалар биләп тора. Тирә-юнь мохитнең пычрак булуыннан зыян күрүгә һәм җитди экологик проблемалар булуга карамастан, Апшерон чәчкәләре, бакчачылык, инҗир һәм тут агачлары белән дан тота. Тәүге күренеше аеруча сакланмаса да, Төньяк яр буйларында туристлар өчен истәлекле урыннары булган популяр киң пляжлары бар.