Авеста: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Akkashka (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Akkashka (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 237:
 
== Авеста һәм Көнбатыш цивилизациясе ==
[[:ba:Древняя_Греция|Борынгы греклар]] [[:ba:Мобед|мобед-маглар]] укый торган гимннар һәм догалар турында белсә дә, ә [[:ba:Гермипп|Гермипп]] аңа [[:ba:Зороастр|Зороастр]] иҗат иткән ике миллион шигъри юллар турында мәгълүм, дип расласа да, көнбатыштагы Борынгы Иран дини әдәбияты турында реаль мәгълүматлар бик аз һәм XVIII гасырга кадәр [[Аурупа]]да Авеста турында берни дә билгеле булмаган.
 
Беренче тапкыр Видевидед-саде дигән авестий текстын [[:ba:Оксфорд|Оксфорд]] китапханәсенә [[Сурат]] сәүдәгәре 1723 елда тапшыра, әмма бу текстны беркем дә укый алмый. 1755 елда Һиндстанга гади солдат итеп җибәрелгән француз галиме [[:ba:Анкетиль-Дюперрон|Анкетилю-Дюперрон]] гына, парсия руханиларының берсенә ышанычка кереп, авестий текстларын укырга һәм тәрҗемә итергә өйрәнә. 1762 елда Франциягә әйләнеп кайткач, ул Король китапханәсенә 180 авестий, пехлевий, фарсы һәм санскрит зороастрий кулъязмаларын бүләк итә, һәм 1771 елда АропадаАурупада беренче тапкыр Авеста [[:ba:Французский_язык|француз]] теленә, ә 1776 елда [[:ba:Рига|Ригада]] алман теленә тәрҗемә ителә.
 
Башта яңа ачылган Авестаны, гасырлар буе формалашкан реаль Заратуштра белән уртаклыгы аз булган Зороастр образын күз алдына китергән Аурупа халкы һәм галимнәре тирән скептицизм белән каршы ала. Анкетиль-Дюперронны ялганлыкта гаеплиләр һәм ул хәерчелектә үлә. Әмма Авестаны тикшерә башлаган көнчыгышны өйрәнүче белгечләр, шулай ук 1835 елда [[:ba:Гротефенд,_Георг_Фридрих|Георг Фридрих Гротефендның]] [[:ba:Древнеперсидская_клинопись|борынгы фарсы шына язуының]] тугандаш [[:ba:Древнеперсидский_язык|телдә]] шифрын укуы Аурупаны Авестаның чынлыгына ышандыра һәм борынгы иран мәдәнияте һәм дине белән тыгыз танышу башлануына нигез сала.
 
Авеста Көнчыгыш һәм Көнбатышның фәлсәфи фикеренә зур йогынты ясый. Георг [[:ba:Гегель|Гегель]] (1770-1831 еллар) ассызыклаганча, зороастрий дини системасының нигезе — ике каршылыкның — Игелек һәм Явызлык — көрәшен тану. Иоһанн [[:ba:Гёте,_Иоганн_Вольфганг|Иоһанн Вольфганг Гётеның]] (1749-1832 еллар) иң танылган әсәрләренең берсе «Көнбатыш-Көнчыгыш диван»да «Борынгы фарсы дине гаһеде» шигыре бар. Анда шагыйрь Авестаны караңгыда ут тантанасына ышаныч буларак аңлавын белдерә. Гимннарның кайбер идеяләре һәм образлары белән псих-физик параллелизм теориясенә нигез салучы Теодор Фехнер (1801-1887) дә илһамланган. Әмма Фридрих [[:ba:Ницше|Ницше]] танылган «Заратустра шулай әйткән» китабында пәйгамбәргә {{comment|«гайяр кеше ягъни табигаттан өстен зат»|сверхчеловек}} һәм «мәңгелек кайту» идеясен япсарган.
 
== Рус телендә ==