«Рәмзи Гарифуллин» битенең юрамалары арасында аерма

 
Кайбер иллюзион этюдлары якынча менә болайрак уза торган була. Башта бер предметны икенчесенә әйләндерә. Кәгазь бите түбәтәйгә әйләнә. Яулык - кувшин яки күгәрченгә. Йотылган предметлар, кәгазьгә әйләнеп, колаклардан һәм авыздан озын тасма рәвешендә сузыла (ул бөтен тамашачылар залын тасма белән күмә). Тамашачы, кәгазь тасмалар атылып чыга торган кечкенә генә башта ничек инде шулкадәр макулатура булырга мөмкин, дип аптырый (ә бәлки ул йоткылыкта яки ашказанында сакланадыр?). Ә соңыннан, композитор Салих Сәйдәшев маршы астында, авызыннан зур флаг чыга. Рәмзи Гарифуллин тәмәке белән дә оста итеп манипуляцияләр ясый. Алар портсигардан очып чыгалар һәм турыдан-туры авызына эләгәләр. Ул гади шырпы тартмасын яки әңгәмәдәш кесәсеннән чыккан нинди дә булса предметларны да кулда йөртә яки биергә мәҗбүр итә. Аның учларында төрле көнкүреш әйберләре барлыкка килә һәм юкка чыга. Сүз уңаенда, танышлары аны бу фокусларын ресторанда яки сыраханәдә (шешәләр, тәлинкәләр, пычаклар, азык-төлек белән һ. б.) өстәл артында эшли алуы өчен дә бәяли. Әйтик, ул икмәк пычагы белән бармагын кисеп ала һәм шунда ук аны кире “ябыштыра”. Бервакыт, мәктәптә укучылар алдында чыгыш ясаганда, үз кулын указка белән “тишә”. Ул, иллюзион манипуляцияләр ясаганда, предметларны еш кына үзенең реквизитыннан түгел, ә кул астына эләккән әйберләрдән ала. Рәмзи Гарифуллин үз фокусларын юмористик гыйбарәләр белән бергә алып бара.
 
Рәмзи Малик улы Гарифуллин 1982 елның 3 октябрендә Кырымдагы гастрольләр вакытында Джанкой шәһәрендә үлә (соңгы чыгышы Ялтаның бер мәктәбендә була). Казанда Яңа Татар зиратында җирләнгән.
 
39

правок